Казанда 7 яшьлек кыз уйнаган вакытта билдән комлыкка баткан

Бу хәл Казандагы бер ишегалдында булган.

Татарстан тикшерүчеләре Казанның бер ишегалдында 7 яшьлек кызның комлыкка билдән кереп батуы турындагы хәбәр массакүләм мәгълүмат чараларында таралганнан соң, тикшерү  башлап җибәргән.

Бу хәл Гарифьянов урамында урнашкан бер йорт ишегалдындагы балалар мәйданчыгы комлыгында булган. Кызны “ком тозагы”ннан әнисе коткарган. Бала да, әнисе дә бик нык курыккан, шуннан соң ханым социаль челтәрләргә кешеләрне “суыручы” ком турында язып чыккан. Кар эрегәч ком астында туфракта чокыр ясалып, бала шуна эләкмәгәнме икән, дигән фикер бар.

Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзер әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара. Соңыннан тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк.


Фикер өстәү