Түбән Кама укучылары берничә көн генә яшәүче шарлавык тапканнар

Күптән түгел Түбән Кама шәһәренең кино мәктәбендә шөгыльләнүче балалар Татарстан белән Удмуртия республикалары чигендә елына берничә көн генә “яшәүче” шарлавыкка тап булган.

Төгәлрәге, аның барлыкка килүен биш ел дәвамында “сагалап” йөргәннәр. Ул Удмуртия республикасының Алнаш районындагы Благодать авылы янындагы мәгарә тирәсендә.
Әлеге мәгарәдә узган ХХ гасыр башында күмер чыгарганнар һәм ул Голюшерминск шахтасы дип аталган. 2 нче мәктәпнең 4 класс укучысы Регина Хисамовның әбисенең әбисе дә эшләгән анда. Аның бу мәгарә һәм шарлавык белән кызыксынуы шуның белән дә бәйле.

– Бу коры шарлавык. Гадәттә, андый шарлавык елына берничә көнгә генә барлыкка килә. Аның зурлыгын үзе калдырган эздән чамаларга мөмкин. Шахта күптәннән ташландык хәлдә. Аңа керә торган юлны агачлык баскан. Анда текә тау итәге, агачлыклар арасыннан барырга кирәк. Шулай да укучыларны бу туктатмады. Су тавышы якынрак ишетелгән саен, Регина адымнарын тизләтте. Шарлавыкны күргәч, барыбыз да шатландык, – ди кино мәктәбе укытучы Фәнис Кадыйров.

Су, якынча, 15 метр биеклектән агып төшә икән. Гомере кыска булса да, шарлавыкка исем бирергә булганнар. Голюшерминс шахтасы янында булгач, шарлавыкны да шул исем белән атаганнар.

Нурисә Габдуллина


Фикер өстәү