Татарстанда өстенә футбол капкасы ауган кызның сәламәтлегенә зыян килгән

Казанның Совет районында бер кыз өстенә футбол капкасы ауган.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокуратурасының рәсми вәкиле Руслан Гусамов хәбәр иткәнчә, бу хәл кичә көндезге сәгать өчләр тирәсендә булган. Футбол капкасы аву сәбәпле, 10 яшьлек кыз зыян күргән. Баланы Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Аның баш мие селкенгән һәм үпкәсенә зыян килгән.

Бу факт буенча күзәтчелек ведомствосы тикшерү үткәрә. Аерым алганда, балалар мәйданчыгы һәм футбол капкасы өчен җаваплы ачыкланган.

«Шулай ук спорт-физкультура хезмәтен оештыруда һәм күрсәтүдә закон таләпләрен үтәүгә бәя биреләчәк», — дигән Руслан Гусамов.

 


Фикер өстәү