Иртә түгел, соңга калынды: Буа районында кишер чәчәргә чыктылар

Шушы көннәрдә һава торышы яхшы булгач, Буа районының Аксу авылында кишер чәчәргә чыктылар, дип хәбәр итә җирле басма.

Быел соңардылар. Гадәттә апрель башында ук бакчага чыгалар иде. Җир өлгергән, яхшы, диләр.

Бу авылда кишерне үзенчәлекле итеп утырталар — авыз белән өрәләр. Болай эшләгәндә орлык җиргә тигез төшә, оста өрүчедән соң бик сирәкләргә дә туры килми, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү