15 апрель тарихта ниләр белән хәтердә калды?

 Халыкара мәдәният көне

1935 елны бу көнне Вашингтонда «Сәнгать һәм фәнни учреждениеләрне, тарихи һәйкәлләрне саклау турында»гы килешүгә кул куела. Ул Рерих пакты буларак билгеле. Бу – мәдәни мирасны саклау буенча тарихта беренче килешү. Соңрак ул мәдәни мирасны саклау буенча күп кенә документларга нигез булып тора.

Төньяк Боз океанында чикләр

95 ел элек (1926) СССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы Төньяк Боз океанында булган җирләрне һәм утрауларны Советлар Союзы территориясенә кертү турында карар кабул итә. Арктикадагы территорияләргә хокукы турында Россия беренче тапкыр 1916 елның сентябрендә белдерә. 1926 елны исә чикләрне билгели.

Макдональдс

66 ел элек (1955) АКШта «МcDonald’s» дип аталган кабымханә ачыла. Аны Де-Плейн (Иллинойс штаты) шәһәрендә бертуган Дик  һәм Мак ача. Кабымханәдә гамбургерлар, чизбургерлар, өч төрле эчемлек, сөт, каһвә, пирожки, фри-бәрәңге, сөт коктейльләре тәкъдим ителә. Шулай итеп туганнар ресторан бизнесының өр-яңа төрен барлыкка китерә. Бүген бу корпорация дөньяның 120 илендә 30 мең ресторан тота. Аларда ел саен 50 млн нан артык кеше кунак була.

Беренче гүзәл

70 ел элек (1951) Лондонда «Дөнья гүзәле» дип аталган беренче бәйге үткәрелә. Аны Англия продюсеры Эрик Морли оештыра. Бәйгедә 30 кеше катнаша. Швециядән Керстин Хоканссон җиңү яулый. Аңа бер мең фунтлык чек һәм муенса бүләк итәләр.

Толстой фонды

82 ел элек (1939) АКШта Толстой фонды – «Мохтаҗ булган русларга ярдәм күрсәтү комитеты» төзелә. Аны Нью-Йорктан 30 миль ераклыктагы Вэлли Коттедж шәһәрендә язучы Лев Николаевич Толстойның кече кызы Александра оештыра. Фонд качакларга, ятимнәргә булыша, мәгариф программаларын финанслый. Шәһәр территориясендә чиркәү һәм картлар йорты төзелә.

«Титаник»

109 ел элек (1912) Атлантик океанда «Титаник» лайнеры бата. Ул дөньяда иң зур судно була. Озынлыгы – 260 м, киңлеге – 28 м. Лайнерда корычтан эшләнгән 7 палуба, куркынычсызлык өчен ике катлы төп  була. Ул “батмый торган судно” булып исәпләнә. 1912 елның 10 апрелендә «Титаник» Бөекбританиядән Америкага үзенең беренче һәм соңгы сәяхәтенә юл ала. Корабль бортында 2200 кеше була.15 апрель көнне лайнер айсберг белән бәрелешә һәм бата. Һәлак булучылар саны төрле мәгълүматлар буенча 1400 дән 1517 гә кадәр. 712 пассажир һәм экипаж әгъзасы  котылып кала ала.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 

 


Фикер өстәү