Казанда ишеген япмаган килеш кузгалган автобустан бер бала белән хатын-кыз егылып төшкән

Казанда 45 нче маршрут автобусы ачык ишекләр белән кузгалып китеп, ике пассажир тотынып кала алмыйча, юлга егылган.

Автобустан егылып җәрәхәт алучыларның берсе — 3 яшьлек малай, икенчесе 34 яшьлек хатын-кыз. Әлеге хәл 14 апрельдә, кичке сәгать дүрттә, Җиңү проспектындагы 216 нчы йорт янында килеп чыга.

Автотранспорт предприятиеләре ассоцияциясе рәисе Сергей Темляков, автобус йөртүченең эштән читләштерелүе, барлык сәбәпләр ачыклангач тиешле җәза биреләчәге турында хәбәр итте.

“Реальное время” басмасы хәбәр итүенчә, ул көнне барлыгы 67 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларның ике очрагында машина йөртүчеләр җәяүлеләр кичүендә кешене тапталар, өч очрагында пассажирлар җәмәгать транспортында зыян күрә. Юлларда сак булыгыз.


Фикер өстәү