82 яшьлек Илсур Гайфуллин: «Гөлләрне кар суы сибеп үстерәм»

Әтнә районының Кече Әтнә авылында яшәүче 82 яшьлек Илсур Гайфуллинның тәрәз төбендә гөлләре шау чәчәк атып утыра. Ул аларны ничек тәрбияләве хакында сораштык.

– Сигез ай элек кенә Миңлегөлемне заманның зәхмәтле чире алып китте. Икебез дә авырган идек, кызганыч, ул терелә алмады. Шулай итеп, ялгызым яшәп ятам. Балалар кайтып, хәлемне белеп тора. Хатынымның истәлеге итеп, гөлләрне сакларга тырышам. Корый күрмәгез берүк, Миңлегөл апагыз ачуланыр, дип сөйләшеп тә алгалыйм. Үзе бик чибәр, акыллы хатын иде. Моңа кадәр гөлләр үстерүнең рәтен белмәгәнмен икән. Тормыш иптәшемә бары тик туфрак кына әзерләп бирә идем. Ботакларны берничә көн суга тыгып торам да ком, тирес, балчык салып чүлмәккә утыртам.

Өйдә 20ләп гөл бар. Яраннар, бегонияләр. Аларның чәчәкләре – кызыл, ал төстә. Миңлегөлем кебек янып торалар. Туфракларын елга ике мәртәбә алыштырырга кирәк. Кышын кар сулары сибәм. Суны көн саен яки көн аралаш сибәргә кирәк. Бер дә ашлама сипкәнем юк. Тагын бер айдан 83 яшь тула инде. Картлык көнемдә шушы гөлләргә сокланып, яшәвемне дәвам итәм, – ди Илсур ага.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү