Болгар белән Зөягә күп палубалы теплоходлар йөри башлаячак

Татарстанда Идел елгасын тирәнәйтү максатында күп эшләр башкарылган.

Хәзер Болгар белән Зөягә күп палубалы теплоходларда да барырга мөмкин. “Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу республика фонды” директоры Татьяна Ларионова туры эфир барышында шулай дип хәбәр иткән.

– Кайчандыр Идел елгасында 3-4 палубалы зур теплоходлар йөри иде. Алар Болгарга да, Зөягә дә тукталышлар ясады. Әмма  бервакыт Иделнең кайбер урыннары саегу сәбәпле, бу тема көн кадагыннан төшеп калды. Гомумән, Иделдә зур теплоходлар азайды. Күп палубалы теплоходлар туктый алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек: Болгар һәм Зөя причалларында елга төбен тирәнәйттек. Шулай итеп, ниһаять, безгә башка шәһәрләрдән дә туристлар белән теплоходлар килә башлады, – дигән Ларионова.

Казаннан Болгарга йөрү өчен 4 метеор да төзекләндерелгән.


Фикер өстәү