Черек күлдә ресторан ачыла, Ак мәчет төзекләндерелә

Ленин үз урынына кайткан. Черек күлдә ресторан булачак. Иске Татар бистәсендәге Ак мәчет язмышы да хәл ителәчәк. Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин яңалыклар белән уртаклашты.

Реставраторлар башкаланың Ирек мәйданында урнашкан Владимир Ленин һәйкәлен торгызу эшләрен тулысынча төгәлләгән. Һәйкәл федераль әһәмияткә ия корылма санала икән.

– Объектны реставрацияләү лицензияле оешма тарафыннан алып барылды. Эш барышында проектка төзәтмәләр дә керде. Һәйкәл эчке ягыннан да җимерелгән иде. Реставраторларга аны яңадан торгызу методикасын эшләргә туры килде, – диде Иван Гущин. Тиздән һәйкәл янында чаралар оештыру да көтелә.

Иван Гущин хәбәр иткәнчә, Казанның «Черек күл» паркындагы бер павильонда декабрь аенда ресторан ачылачак. «Хәзер интерьер буенча проект эшләре бара. Декабрьдә ресторан үз ишекләрен ачар һәм кешеләрне күпләп җәлеп итә торган урынга әйләнер дип көтәбез», – диде ул.

Иске Татар бистәсендә Ак мәчетне реставрацияләү буенча проект документларын әзерли башлаячаклар. XIX гасырда төзелгән мәчет ябык торган. Ул Татарстан Диния нәзарәтенең милке санала. «Мәчет манарасын торгызу күздә тотыла. Шулай ук территориягә бәйле сораулар да күп. Ул бик кечкенә. Дини корылмалар үз функцияләрен башкарсын өчен, аның зуррак булуы мөһим», – дип аңлатты комитет җитәкчесе. Проект әзерләнгәч, төзекләндерү эшенең тулы бәясе дә билгеле булачак.

Комитет үзе дә күченергә әзерләнә. Иван Гущин әйтүенчә, алар Дротоевский йортына күченәчәк. Бина шулай ук федераль әһәмияткә ия корылма санала, ул 1837 елга карый.

– Бинада авариягә каршы эшләр комплексын уздыру һәм мәдәни мирас объектларын саклау комитеты ихтыяҗлары өчен 68 млн сум күләмдә акча бүлеп бирелде. Киләчәктә XIX гасыр бинасына күченәчәкбез, – диде комитет башлыгы.

Иван Гущин сүзләренчә, борынгы һәйкәлләр аерым игътибар сорый. Шуңа да аларны саклау буенча барлык чаралар комитетның катгый контролендә тора.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү