Дәүсовет комитеты утырышында: «Эш бара, әмма әлегә сизелерлек нәтиҗәләр юк»

Бу көннәрдә Дәүсовет комитетлары үз утырышларын уздырды. Һәрберсендә башкарма хакимият органнарының узган елгы эшчәнлегенә бәя бирелде.

Һәр укылышта пандемиянең ил, республика тормышына тискәре йогынты ясавы турында әйтеп сүз башлау гадәткә әйләнде. Мондый «сөйләм стиле» кайчан үзгәрер икән – берәү дә төгәл генә әйтә алмый. Җитәкчелек исә бик йомшарырга кушмый. Шулай да авырлыкларны җиңеп барырга өйрәнеп киләбез бугай.

Мәсәлән, Социаль сәясәт комитеты утырышында чыгыш ясаган хөкүмәт әһелләре әйтүенчә, шул авыр чорда да эшсезлекне бермә-бер киметә алганбыз. Эшсезлек белән хәерчелек янәшә йөри бит инде ул. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рөстәм Вәлиуллов әйтүенчә, 2017 елгы хәерчелек күрсәткечен 2030 елга ике мәртәбә киметергә җыеналар.

Башлангыч нокта итеп ни өчен нәкъ менә 2017 елны алганнардыр – анысы безгә караңгы. Ә менә хәерчелекне икеләтә киметү юллары табылу турында ишеткәч, күңелләр яктырып киткәндәй була. Шундый юлның берсе – социаль контракт. Ягъни, бәндә баласы социаль яклау органнары белән килешү төзи һәм тегеләре аңа тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итәләр. Узган ел шундый 9623 килешү төзелгән икән инде. Һәр өч килешүнең берсе кешене эшле итүгә кагыла, ди.

Узган ел бездә уртача хезмәт хакы, аннан алдагы ел белән чагыштырганда 5,6 процентка артып, 39588 сумга җиткән диделәр. Бу яктан Идел буе федераль округында икенче урында икәнбез.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында да өметсезлеккә бирелерлек сүзләр ишетелмәде. Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин әйтүенчә, үз вакытында тиешле чаралар күрү нәтиҗәсендә зур предприятиеләр дә, авыл хуҗалыгы тармагы да эшчәнлекләрен туктатмаган. Ә кече бизнеска 2,5 млрд сум субсидия бирелгән. Әмма тегеләй әйләндерсәң дә, болай әйләндерсәң дә узган ел тулай төбәк продукциясе җитештерү күләме 2019 ел белән чагыштырганда 2,9 процентка кимегән. Статистикага артык аңлатма бирәсе килми, тормыш дәрәҗәсенең кай якка үзгәрүен һәркем үзе сизә һәм «сизгерлек» иң яхшы статистика дип уйлыйбыз.

Статистика димәктән, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында да күп кенә саннар китереп чыгыш ясадылар. «Узган ел белән чагыштырганда…» дигән сүзләр булмаса, ул саннарның нәрсә аңлатуын чамалау да кыен. Мәсәлән, мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов пандемиягә карамастан 2020 елда республика мәгариф программаларының тулысынча үтәлүен әйтте. Аерым алганда мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем һәм тәрбия бирү 100 процентка җиткән. Шул исәптән, бездә татар балалар бакчалары 749, диде. Матур саннар үзе, әмма шул ук вакытта милли мәгариф һәм милли тәрбиянең шактый ук кыен хәлдә булуын да беләбез.

Дәүсовет Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та мәгариф өлкәсендәге уңышларга бик ышанып җитмәде, ахрысы. Аны мәктәптә белем бирү сыйфаты буенча Татарстанның ни өчен 22 нче урында булуы кызыксындырды. Министр урынбасары әйтүенчә, рейтинг төрле позицияләрдән чыгып билгеләнә һәм безне бердәм дәүләт имтиханнары уздырганда объективлык артка сөйрәгән икән. Ягъни, Россия төбәкләрендә рейтинглар бик үк аңлашылып бетмәгән кагыйдәләр буенча үткәрелә. Марат Әхмәтов исә искесе урынына, белем бирү сыйфатын бәяләүнең яңа методикасын булдыру ягында. Һәм бу эшкә муниципалитетларны да тартырга кирәк дип саный. Министрлык вәкиле «тулаем алганда, май указлары үтәлә» дигән сүзләр белән чыгышын тәмамларга теләгән иде бугай, әмма депутатларның сораулары калган булып чыкты. Мәсәлән, Рамил Төхвәтуллинны татар теленең, дәүләт теле буларак ни өчен федераль мәгариф стандартларына керә алмавы борчый иде. Андрей Поминовка рәхмәт, турысын әйтте: «Эш бара, әмма әлегә сизелерлек нәтиҗәләр юк», – диде. Аңлавыбызча, Мәскәү «Республикаларда дәүләт телләре» дигән сүзләрне күңеленә якын кабул итә алмый бугай.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында сөйләнгән сүзләрнең барысын да язып тормыйбыз. Әмма авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакына кагылышлы берничә сүз әйтми ярамас. Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгын биш бармагы кебек белгән кеше буларак, бу  хакта дәшми кала алмый иде. Бездә авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәт хакы үсеше динамикасы бик түбән. Кайбер районнарда минималь хезмәт хакыннан да азрак акча алучылар бар. Авыл кешесенең хезмәтен лаеклы бәяләүне максат итеп куярга кирәк. Теләк-тәкъдиме шундыйрак иде Дәүсовет Рәисе урынбасарының. Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафына авыр сүз әйтәсе килми. Узган ел 263 млрд сумнан артык продукция җитештерелгән. Татарстан терлекчелек продукцияләре белән үзен тулысынча тәэмин итә, әле читкә дә сата ала. Ә менә авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы күпме икәнен әйтмәделәр. Хәзергә, диик инде. Кызык өчен интернетка кереп караган идем, 2019 елгы мәгълүмат бар, 24,9 мең тәңкә дип язганнар. Марилардан аз гына калышабыз икән. Аның каравы утырышларда күңел юатырлык саннар күбрәк булды. Ә Дәүсоветның киләсе атнада узачак утырышында уңышлар турында тагын да тәфсилләп сөйләрләр әле.

Риман Гыйлемханов

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү