«Башта – ирем, аннан улым үлде, хәзер инде йорт-җирсез дә калдым»

Апас районының Каратун бистәсендә бер йортта ут чыга. Төнге унбер тулып киткәч була бу хәл. Әле ярый, ул чакта өйдә кеше булмый. Әгәр йоклаган булсам, чыга да алмас идем,  ди хәзер хуҗабикә. Фрадия Шәрәфуллина ул вакытта Түбән Камада кунакта була. Шәһәрдән аны күңелсез хәбәр чакырып кайтара.

– Авыл кешеләре янгын сүндерүчеләрне чакырта. Башта гараж яна дигән хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, сарай, кош-кортлар кетәклегенә дә ут капкан була. Ут өй эченә дә үрмәли. Бөтен җир яна башлый. Әле ярый янгын сүндерүчеләр газ шартлауга юл куймый. Кереп ябып куялар, – ди ул.

Фрадия апа өенә кемдер ут төрткән дигән фикерне әйтә. Баксаң, өйнең бер тәрәзәсе ватык булган. Газ плитәсенең бер комфоркасы эшләп торган, ди. Әлегә тикшерүчеләр утның каян килеп чыкканын ачыклый. Ә Фрадия апа вакытлыча кешедә яшәргә мәҗбүр.

– Гомерем буе авырлык күреп яшәдем. Башта ирем, аннан соң улым үлде. Бер улымның да язмышы авыр булды. Шушы хәсрәтләр белән яшәгәндә, инде йорт-җирсез дә калдым. Өемнең тышкы ягы начар булмаса да, эчендә яшәрлек түгел, – ди ул.–  Бер пенсия акчасына гына киредән өйне тәртипкә китерә алмыйм. Шушы хәлләрдән соң, әле дә җаныма тынычлык табып булмый. Ни өчен шулай килеп чыкты икән дип башымны ватам. Кемгә зыяным тиде икән, дип тә уйлыйм. Авыруга сабыштым. Өем дөрләп янганны күргәч, табибларсыз булмады. Аңымны җуя язганмын.

Фрадия апа моңарчы да гел авырып торган. Әле берничә ай элек кенә аякларына катлаулы операция саткан булган.

–  Моның кадәр авыр хәсрәт күрермен димәгән идем. Гомер буе җыйган малым мизгел эчендә юкка чыкты. Хәлем бик авыр. Бу хәсрәт башыма бәрмәсә ярар иде дип теләп йөрим. Әле ярый янымда якыннарым, авылдашларым бар. Алар булмаса, нишләр идем? Үзләрендә яшәтеп торулары бер хәл, өметемне өзмәскә кушып, күңелемне үсендереп торалар. Әмма елап утырып эш чыкмый. Ничек тә үз нигеземә кайтып, йортны тәртипкә китерәсе иде. Өйнең эчләрен ясату зур чыгымнар сорый. Кемнән ярдәм сорарга да белмим. Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгына барырга җыенам. Ул ярдәм итмәсме, – ди Фрадия апа.

Мәрхәмәтле авылдашлары Фрадия апага ярдәм йөзеннән акча җыя башлаганнар.  Алар бөтен республика белән бергәләп, әлеге игелекле эштә катнашуыбызны үтенә. “Халык төкерсә, күл була”, – ди алар. Фрадия апа да газета укучылардан ярдәм сорый.

– Миңа инде 67 яшь. Калган гомеремне тыныч кына үткәрәсе иде. Үз нигеземне бик сагынам. Йортны төзекләндерергә ярдәм итүегезне сорыйм. Соңгы өмет сездә, изге күңелле кешеләр, – ди ул.

Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Фрадия Харис кызы Шәрәфуллина исемендәге Саклык банкы картасы: 2202 2005 9410 2103. Карта 89179107116 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү