«Ак барс» Көнчыгыш конференциясе финалының 7нче очрашуында «Авангард»ка оттырды. Кунаклар овертаймда тәмамланган матчта 4:3 исәбе белән өстен чыкты.
7нче хәлиткеч очрашу да алдагы 6 матч кебек башланды: беренче булып кунаклар алка кертте. Әмма әле беренче периодта ук «Ак барс»тан Дмитрий Воронков исәпне тигезли алды. Дөрес, период ахырында «Авангард» янә алга чыкты. Очрашуның икенче периодында исә Альберт Яруллин белән Артем Галимов 2 минут эчендә 2 алка кертеп, исәпне «Ак барс» файдасына 3:2 ясадылар. Өченче периодта «Авангард» исәпне тигезли алды. Очрашуның җиңүчесен ачыклау өчен овертаймда уйнарга туры килде. Өстәмә вакыт озакка сузылмады: 3 минуттан кунаклар хәлиткеч алканы кертә алды.
Шулай итеп, Көнчыгыш конференциясенең финалы «Авангард» файдасына тәмамлады. Гагарин Кубогы финалында Омск-Балашиха командасы ЦСКА белән очраша. Беренче матч 18 апрель көнне Мәскәүдә уза.
«Ак Барс» (Казань) — «Авангард» (Омск) — 3:4 ОТ (1:2, 2:0, 0:1, 0:1)
0:1 Семенов (Костин, 10:12)
1:1 Воронков (Галимов, Сафонов, 12:12)
1:2 Каски (Семенов, Толчинский, 19:09)
2:2 Яруллин (Сафонов, 34:08)
3:2 Галимов (Воронков, Сафонов, 36:38)
3:3 Покка (Буше, Костин, 49:22)
3:4 Каски (63:07)