Авыл хезмәтчәннәренә ташламалы бәядән 70 мең тонна дизель ягулыгы биреләчәк

Быел авыл хезмәтчәннәре ташламалы бәядән 70 мең тонна дизель ягулыгы алачак. Гаризалар кабул итү һәм килешүләр төзү башланган инде. Барлык документлар да racin.ro сайтында электрон рәвештә рәсмиләштерелә. «Татнефть» белән ягулык сатып алуга килешү төзелгән. Апрель аенда авыл хезмәтчәннәре өчен 1 тонна ягулык бәясе 48500 сум тәшкил итә. Бу – заводның күпләп сату бәясеннән 4 процентка арзанрак.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, игенчеләр өчен 1 литр дизель ягулыгы бәясе 40 сум чамасы булачак (ягулык салу станциясендәге ваклап сату бәясеннән 15,7 процентка арзанрак). Ягулык Евро-5 стандартына туры килә. Ул «Татнефть»нең ике заводыннан – «ТАНЕКО» һәм Елхово нефть эшкәртү заводыннан җибәреләчәк.


Фикер өстәү