Авылда кибет тоту отышлымы?

Соңгы айларда республиканың төрле районнарыннан күңелсез хәбәрләр килеп ирешә. Әле тегендә, әле монда кибетләр ябыла. Халык белән аралашкач, сәүдә нокталарына йозак узган елның көзендә һәм быел аеруча күп эленгәнлегенә инандык. Сәбәп нидә? Кибетсез калган авыл халкы моннан чыгу юлын нидә күрә? Язмада әлеге сорауларга җавап эзләдек.         

«Кибет кирәк!»

Сарман районының Рангазар авылы – бүген аягында шактый нык басып торучылардан. Биредә 400гә якын кеше яши. Узган ел ахырында аларның да кибетләре ябылган. Сәбәбе – табыш ала алмау. Кибет хуҗасы бинаны арендага биргән. Арендага алучы әлеге эшне файдасыз дип тапкач, сату ноктасын ябарга мәҗбүр булган. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге – өлкән яшьтәгеләр. Без аралашкан кешеләрнең барысы да диярлек кибеткә ихтыяҗ барлыгын, ансыз авыр булуын әйтте.

– Зур, бик матур кибетебездә бөтен әйбер бар иде, – ди Җәмилә Хәбибуллина. –  Шушы авыл кешесе салган иде аны. Арендага алучылар да бик әйбәт эшләде. Бик рәхәт иде әле. Гомер буе шушы авылда яшим. Кибетсез калганыбыз булмады.

Хәзерге вакытта Рангазарга атнага бер тапкыр автолавка килеп йөри. Көннәр җылыткач, җәен икешәр тапкыр киләчәк.

– Аларда бар да бар, тик бәяләре кыйммәтрәк кебек тоела безгә. Башка әйберләр турында төгәл әйтә алмасам да, ипине кибеттәге бәядән саталар анысы. Тик атнага бер генә килгәч, читенрәк. Көнаралаш яки йомышы төшкән саен кибеткә йөреп өйрәнгән авылдашлар өчен күнегелмәгән хәл, – ди Җәмилә апа.

Өлкән яшьтәге апаның фикерен авылдашлары да хуплады.

– Атнага бер тапкыр килгән кибеттә сатыла торган товарның бәясен дә белгән юк. Нәрсә бирә, шуны алабыз. Күпме сорый, шуны түлибез, – ди алар.

Ишегалдында машинасы булган, якын-тирә шәһәрләргә, яки район үзәгенә эшкә барып йөрүчеләр кибеткә ихтыяҗ кичерми дә кебек анысы.

– Безгә авырлыгы юк. Эшкә Сарманга барып йөрим. Машина булгач, кирәк-яракны көн саен шуннан ала кайтам. Әбиләргә уңайсыз булса да, без авырлык кичермибез, – диде Раил абый.

Шулаен шулайдыр да, тик кибет авыл халкы өчен дөньяга чыгып, кеше белән аралашу урыны да бит әле ул. Апалардан әнә шул фикерне дә еш ишеттек.

Без килеп киткәннән соң, Рангазар авылында яшәүчеләр редакциягә шалтыратып, районнан килеп кибет урыны өчен урын карап китүләрен әйтте. Авыл җирлеге башлыгы  Айназ Шәрипова әйтүенчә, программа буенча, киләсе елда авылда товар сату өчен махсус корылма (будка) урнаштырачаклар икән.

– Әйе, кибет авылыбызга чыннан да кирәк, чөнки өлкәннәр күп. Алар атлаган саен шәһәргә дә барып йөри алмый. Әлегә автолавка вакытында килеп йөри. Моннан тыш, клубның буш торган бер бүлмәсенә ремонт ясый башладык. Теләге булган кеше анда да сату итә алачак. Аренда өчен түләү кирәк булмаячак. Утка, җылыга түләсә, шул җиткән, – диде Айназ Шәрипова.

Шушындый ук зар Яшел Үзән районының Каратмән авылы халкыннан да килеп иреште. Аларның кибетләрен узган елның сентябрендә япканнар. Сәбәбе монда да шул ук.

– Халык бик сорагач, элеккеге кибет тотучы ел башыннан атнага ике көн үз машинасында ипи алып килеп сата башлады. Калган әйберләрне кеше каян юнәтә ала, шуннан алып кайталар. Аеруча өлкәннәргә кыен. Яшьләр бик зарлана дип әйтә алмыйбыз, без бит эштән кайтканда азык-төлекне күрше авылдан да алып кайта алабыз, – диде биредә яшәүче Зөлфәт Ибраһимов.

Күптән түгел генә Арча районының Субаш Аты, Кукмара районының берничә авылында да кибет ябылу турында хәбәрләр килеп иреште.

Бер районнан – 57 авыл

Соңгы өч елда республикада 97 кибет төзелгән. Быел тагын 16 объект файдалануга тапшырылачак. Ә менә авылларда гомумән ничә кибет эшләве турындагы мәгълүмат алып барылмый. Аларның бер өлеше Райпо карамагында, калганнары – шәхси кулларда. Кибетләре булмаган авыл халкын азык-төлек белән автолавкалар тәэмин итә. Бүген Татарстанда аларның саны 121гә җитә. Кулланучылар җәмгыяте китергән мәгълүматларга караганда, күчмә сәүдә буенча Питрәч, Әтнә, Чүпрәле районнары алдынгылар рәтендә бара. Шул ук вакытта зыянга гына эшләүчеләр дә бар.

Кукмара районының кулланучылар кооперативы рәисе Илназ Зарипов әйтүенчә, бүген өч машина 57 авылга азык-төлек һәм көнкүреш товарлары алып бара. Районда 123 торак пункт һәм бер бистә булуын исәпкә алсак, шактыенда кибет юк дигән сүз.

– Узган ел ахырында исемлеккә 2–3 авыл өстәлде. Димәк, шуның кадәрле авылда кибет ябылган дигән сүз бу. Якын араларда гына Киров, Каенлык авылларында сәүдә нокталары ябылганын беләм. Гадәттә, безгә андый мәгълүмат тиз арада килеп ирешә. Шалтыраталар, килүебезне сорыйлар, – ди ул.

Бу темага мәгълүмат туплаганда автолавкаларда сату итүче кибетчеләрнең намуссызлыгыннан да зарланучылар булды. Бәяләрне арттырып саталар, гадәти сату нокталары белән чагыштырганда, тәгәрмәчле кибетләрдә социаль продуктлар кыйммәт, дип әйтүчеләр дә булды. Бу фикерне без Илназ Зариповка да әйттек. Аның ышандыруынча, товар бәяләренә уртача алганда 20 процент өстәлә.

– Хак күтәрү-күтәрмәү сатучының намусыннан тора. Әгәр ул кеше турында уйласа, бәяләр дә тиешенчә, товарларның сыйфаты да яхшы була. Ул яктан безгә зарланучылар юк. Була икән, шунда ук тикшерәбез, – диде ул.

«Рәхәтлектән түгел, аптыраганнан»

Аксубай районының Иске Кыязлы авылында яшәүче фермер-эшмәкәр Әлфирә Шакирова берничә ел кибет тота. Сәүдә ноктасында халыкка кирәкле бөтен әйбер дә бар: азык-төлектән башлап, вак-төяк кием-салымга кадәр. Аларныкыннан тыш, 400 тирәсе кешесе булган авылда тагын ике кибет эшли. Халык иң еш ала торган товарлар исемлегендә ипи һәм сөт беренче урында тора.

Эшмәкәр фикеренчә, авылда сәүдә белән шөгыльләнүчегә элек тә җиңел булмаган, хәзер дә рәхәт түгел. Аеруча быел хәлләре авырлашкан.

– Бердәм салымнан (ЕНДВ) патент системасына күчү безнең өчен бер дә отышлы булмады, – ди ул. – Безнең кебек 50 квадрат метр мәйданнан кимрәк бинаны биләүчеләр елына 90 мең сум салым түләргә тиеш булдык. Кечкенә кибетләр өчен бер дә файдасы юк. Шуңа күрә узган ел ахырында һәм быел күпләр ябыла башлады. Бу авылның тагын бер тамырына балта чабу инде. Салым белән бик нык «кысалар». Бердәм салым булганда, квартал саен 12шәр мең түли идек. Әле тагын кибетчегә, чүпкә, утка-суга чыгымнар, аракыга аерым салым түлисе бар. Безнең эштә иң авыры – салымнар. Хәзер адым саен «Магнит», «Пятерочка»лар булгач, халык төрле акцияләргә кызыгып, шунда бара. Әле  почталар да сәүдә итә. Шуңа күрә бездә табыш зур түгел. Инфляцияне исәпкә алсак, быел керем күпкә кимеде. Шул сәбәпле, дөресен генә әйткәндә, авылда кибет тотуның файдасы юк. Рәхәтлектән түгел, аптыраганнан ябыла инде алар.

Эшмәкәрләргә дә җиңелдән түгел, кыскасы. Тик аларга кыенлык туып, ябылырга мәҗбүр булгач, халык, аеруча өлкәннәр интегә.

– Кайсы гына яктан карасак та, бүгенге вазгыятьтә күчмә сәүдә отышлырак, – ди Илназ Зарипов. – Ул, беренче чиратта, чыгымнарны киметергә ярдәм итә. Икенчедән, хезмәткәрләр эзләп интегәсе юк, чөнки хәзер сату итәргә кеше табуы да авыр. Аннан соң автолавкада эшләүчеләр һәр авылны яхшы белә. Өч елдан артык йөри бит инде алар. Авылда үз кешеләр шикелле. Халыкта аларның телефоннары бар. Бик кирәк әйберләре булып, шалтырата калсалар, юл уңаенда булсалар, кертеп чыгарга да мөмкиннәр. Бер-берсен аңлашып эшлиләр, кыскасы. Ә эшли башлаганда безгә дә җиңел булмады. Хәзер халык ияләште инде. Шулай да яхшы гына табыш белән кайткан көннәре дә, берни сата алмаган чаклары да була. Гадәттә, яңгырлы көнне кеше чыкмый, пычракта авылларга кереп булмый. Асфальт салынса, зур машиналарны шулай ук кертергә тырышмыйлар. Таякның һәрвакыт ике яклы булуын истән чыгармыйча көн итәбез.

Авылның кайсы гына җиренә барып тотынсак та, кызганыч, авырткан җиренә кагылабыз. Проблемаларның һәркайсы бер-берсенә шулкадәр бәйле. Мәктәптә укырга – укучысы, бакчага йөрергә – баласы, фермада эшләргә – эшчесе, кибеткә йөрергә сатып алучысы юк. Бу хакта гел язып торсак та, авылларның шулай шәм яктысы кебек акрын гына сүнеп баруын күрү, тану күңелдә әйтеп-аңлатып бетергесез авырлык калдыра.

Зәлифә Мостафина:

– Мин – 38 ел сәүдә өлкәсендә эшләгән кеше. Авылда Райпо кибетендә сату иттем. Заманында кечкенә генә авылда да 200 мең сум айлык керем кертә идем. Ул вакытта авылда кеше дә күп иде. Халык та шәһәрләргә алай еш йөрмәде. Пенсионерлар бөтен кирәк-ярыкны бары тик авылдан гына алды. Хәзер алай түгел шул. Гел кибет ягына карап торучы кешеләр дә үлеп бетте. Калганнар шәһәргә ияләште. Эшләре чыгып, бармый тормыйлар. Барганда, товарны күпләп алып кайту җаен карыйлар. Аннан соң анда сайлау мөмкинлеге дә зуррак. Шуңа күрә халыкны да гаепләп булмый. Хәзерге вакытта кибет сатучысы аена 180–190 мең сум тирәсе керем кертә дип беләм. Берара без Райпо кибетен үзебезгә арендага алып та эшләдек. Аена аренда өчен – 10 мең сум, коммуналь хезмәтләр өчен берничә мең сум түләп бардык. Алай эшләгәндә дә файдасы бар иде.

Зөһрә Садыйкова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү