Рамазан ае башлануы коронавирустан вакцинация темпларына йогынты ясамаган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.
— Минем уйлавымча, хәзер ураза тоткан күп кеше бу хакта алдан ук кайгырткандыр, вакцинаны алдан ук ясаганнардыр, — диде ул.