Татарстан коронавируска каршы көрәш буенча иң яхшы төбәкләр унлыгына кергән

Республикада, элеккечә, битлек режимы сакланып кала.

Татарстан  коронавируска каршы көрәш буенча иң яхшы төбәкләр унлыгына кергән. Республика бу рейтингта алтынчы урынга чыккан. Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгының тикшеренү нәтиҗәләре шундый.

Тикшеренүдә билгеләп үтелгәнчә, Татарстан хакимияте, чиргә бәйле вазгыять яхшыруга карамастан, чикләүләрне алмый. Республикада битлек режимы, социаль дистанция, шулай ук өлкәннәр өчен үзизоляция сакланып кала.

Рейтингта беренче урында – Мәскәү. Лидерлар өчлегенә шулай ук Чиләбе һәм Төмән өлкәләре кергән. Шуннан соң – Ямал-Ненец автономияле округы, Новгород өлкәсе һәм Татарстан.


Фикер өстәү