Яшьлек кенә аз. Казан хоккейчылары финал урынына ялга чыкты

Кунакның урыны түрдә. «Ак барс»ның Көнчыгыш конференциясе финалындагы уен татарның әлеге мәгълүм мәкаленә артыгы белән туры килә. Дмитрий Квартальнов хоккейчылары Казанда «Авангард»ка каршы узган 4 очрашуның берсендә дә җиңә алмады. Соңгы матч быелгы плэй-оффның иң мавыктыргыч сериясендә иң матуры булса да, нәтиҗәсе бер генә якны сөендерде. Киләсе көзгә кадәр «Ак барс»та нинди үзгәрешләр булыр?

Хәлиткеч җиденче уенны ике команда да һөҗүм белән башлады. Ике як та ятып калганчы, сугып калырга тырышты. Алдагы очрашуларны караган кеше хәтерли булыр, аларында көндәшләр күбрәк саклану турында уйлады. Шулай да бер нәрсә үзгәрешсез калды: кунаклар бу юлы да беренче булып алка кертте. Димәк, алдагы матчларда барлыкка килгән гадәт буенча җиңү дә көндәшкә эләгәчәк? Тамашачы әнә шундый фараз кылган арада Дмитрий Воронков исәпне тигезләп тә куйды. Соңрак без аның бу очрашуда яңагы сынган килеш уйнаганын, бозга чыгу өчен бар җаваплылыкны үз өстенә алганын беләчәкбез. Бу очрашуда 20 яшьлек Воронков һәм алка керткәндә аңа пас биргән 19 яшьлек Илья Сафонов белән 21 яшьлек Артем Галимов төп геройга әвереләчәк.

«Авангард» беренче период ахырында тагын алга чыкты. Җавап алкасын озак көтәргә туры килде. Альберт Яруллин икенче период ахыры якынлашканда гына уңышка иреште. Пасны аңа янә Илья Сафонов бирде. Ике минуттан «Ак барс» алга чыкты. Бу юлы Артем Галимов уңышка иреште. Бу юлы да пас бирүчеләр – Сафонов белән Воронков. Игътибар итсәгез, телгә алынган уенчыларның дүртесе дә – Казан хоккеенда тәрбияләнгән егетләр. Хәлиткеч уенда иң ныгы алар тырышты, әмма җиңү өчен «Ак барс»ка бу гына җитмәде. Хуҗалар күбрәк саклана башлагач, өстенлек кунакларга күчте һәм өченче период уртасында алар исәпне тигезли алды. Овертаймда исә уңыш янә «Авангард»ка елмайды. Сүз уңаеннан, Казан капкасына хәлиткеч алка кергәндә бозда әлеге дә баягы Воронков белән Галимов уйный иде.

Яшьләр ничек кенә тырышмасын, мондый катлаулы серияләрнең язмышын алар үзләре генә хәл итә алмый. «Авангард»ка каршы узган очрашуларда «Ак барс»ның лидер булырга тиешле, шуның өчен иң күп акча алучы уенчылары сафтан чыкты, өметне акламады. Казан хоккеенда иң кыйммәт уенчы дип Джастин Азеведу саналды. Канада уенчысы әле узган елның декабрендә үк туган иленә кайтып китте. Азеведудан соң исемлектә Найджел Доус килә. Плэй-оффта ул нибары 3 алка кертте. Воронковныкы, әйтик, ике мәртәбә күбрәк. Дмитрий Квартальнов хәтта бер уенга Доусны командадан да куып карады. Әйтүләренә караганда, «Ак барс» лидерлары Найджелны яклап чыккан. Ә менә иң кыйммәт уенчылар исемлегенә кергән тагын бер легионер – француз Стефан да Костаның плэй-офф барышында «Автомобилист» белән сөйләшү алып барганын кичерә алмаганнар. Казан клубында иң күп хезмәт хакы алган 5 уенчы арасында Патрис Кормье белән Данис Зарипов та бар. Беренчесе көрәшмәде түгел, көрәште, әмма 15 очрашуда нибары 5 очко белән чикләнде. Данис исә бары 5 уенда гына чыгыш ясады. Бозга сирәк чыкты, иптәшләренә киңәш белән ярдәм итәргә тырышты, әмма нәтиҗәсе булмады.

Аңлашылганча, яңа сезон алдыннан командада үзгәрешләр булачак. Телгә алынган кыйммәтле уенчыларга аерым игътибар биреләчәк. Да Коста белән Доусның китәсенә беркем шикләнми. Кормье калырга мөмкин. Зариповның «Ак барс»та ни дәрәҗәдә әһәмиятле кеше булганын барыбыз да белә, алга таба ни эшлисен ул үзе хәл итәчәк.

«Ак барс» белән «Авангард» арасындагы мавыктыргыч серия 7 очрашуга сузылган икән, димәк, командаларның көче чагыштырмача тигез булып чыга. «Минем плэй-оффларда күп катнашканым булды. Шуңа күрә шикләнмичә әйтә алам: бу ике команда да финалга чыгарга һәм ЦСКАга каршы уйнарга лаек иде. Әмма андый хокук берсенә генә эләгә. Мондый коточкыч серия күргән юк иде. Фильм төшерергә була», – диде очрашудан соң көндәшләрнең баш тренеры Боб Хартли. Дмитрий Квартальнов исә гаепне үз өстенә алды. «Беркемгә дә әкият сөйләп утырасым килми. Җиңелгәнбез икән, тренер гаепле. Димәк, нәрсәнедер күреп җиткермәгәнбез. Көндәш бер алка күбрәк кертте. Барысын да әнә шул хәл итте», – диде плэй-оффларда дүрт мәртәбә 7 нче матчка чыккан һәм барысында да оттырган остаз.

P.S. «Ак барс»тан берьюлы 5 уенчы – капкачы Тимур Билалов, сакчылар Никита Лямкин һәм Дмитрий Юдин, һөҗүмчеләр Артём Галимов һәм Дмитрий Воронков дөнья чемпионатына әзерләнү өчен Россия җыелма командасына чакырылган.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: ak-bars.ru

 


Фикер өстәү