Рөстәм Миңнеханов Григорий Орджоникидзе белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы секретаре, Тышкы эшләр министрлыгының аерым поручениеләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе белән очрашты. Очрашуда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО илчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Очрашу барышында 2022 елда Казанда ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас комитеты сессиясен үткәрү мәсьәләләре каралды. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Григорий Орджоникидзега “ТАССР оештырылуга 100 ел” медален тапшырды.

Бөтендөнья мирас комитеты сессиясе Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында конвенциягә ярты гасыр тулу елында үткәрелә. Чара  12-14 көн дәвам итәчәк. Анда 2300 кеше катнашачак. Комитет ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлеген булдыру өчен җавап бирә. Хәзерге вакытта исемлеккә 167 илдә 1121 мәдәни һәм табигый объект (шул исәптән Россиядәге 30 объект) керә.


Фикер өстәү