Рөстәм Миңнеханов халык тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән программаларга зур игътибар биреләчәген әйтте

Быел I кварталда Татарстан тупланма бюджетында үз керемнәребез 65,5 миллиард күләмендә тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының I кварталда тупланма бюджетны үтәү йомгаклары һәм быелга бурычлар буенча үткәрелгән киңәшмәсендә белдерде. Чара Хөкүмәт йортында узды, районнар аңа видеоэлемтә аша тоташтырылды.

Икътисадка узган елның тискәре күренешләре йогынты ясавын әле һаман күзәтеп торабыз. Шуңа да карамастан, Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, агымдагы елның гыйнвар-март айларында керемнәр һәм чыгымнар буенча республика бюджетын планлаштырылган күләмдә үтәүгә ирешелгән.  Шулай ук, хезмәт хаклары һәм социаль пособиеләр түләүне кертеп, социаль әһәмиятле барлык чыгымнар вакытында хәл ителгән.

Быел бюджет зур гына дефицит белән булдырылган. Бу исә акча тоту мәсьәләсендә тәртип таләп итә. Беренче чиратта кирәкле, социаль бурычлардан тыш, илкүләм проектлар кысаларындагы бурычларны үтәүгә байтак кына чыгымнар таләп ителә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, быел бу проектларга 30,7 миллиард сум җибәрелә. Шуның 8,2 миллиард сумы – республика бюджетыннан.

– Халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программаларын тормышка ашыруга байтак кына акча тотачакбыз. Бюджетның керем һәм чыгым өлешләре буенча резервларны барлау эшен дәвам иттерергә кирәк. Мөһим резерв – салым бурычы (9 миллиард сум). Федераль салым хезмәте идарәсе һәм комиссияләрнең уртак тырышлыгы белән бурычны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 758,6 миллион сумга киметүгә ирешелде.  Бигрәк тә Сәнәгать һәм сәүдә, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары карамагандагы предприятиеләрнең бурычы күп, – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов министрлыкларга һәм ведомстволарга, салым түләмәүчеләр исеменә, бурычлары турында искәртеп, Дәүләт хезмәтләре порталы аша хатлар җибәрергә кушты.

Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтүенчә, I кварталда салым органнары җыйган акча узган елның шушы ук чорындагыга караганда 28,5 миллиард сумга (15,5 процентка) артып, 212 миллиард сумга җиткән. Иң күп акча табышка салымнан һәм нефть чыгаруга салымнан кергән. Гомумән алганда, республиканың нефть-газ-химия комплексы үсеш локомотивына әйләнгән. Барлык салым керемнәренең 57 проценты шуңа туры килә.  Шулай ук физик затлар  кеременә салым да 2020 елның гыйнвар-март айларындагыга караганда 1,2 процентка арткан (227,6 миллион сумга).

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин үзенең чыгышында Татарстан тупланма бюджетындагы керемнәр һәм чыгымнар, бюджет үтәлеше турында сөйләп үтте. I кварталда салым һәм салым булмаган керемнәр 65,5 миллиард сум тәшкил иткән. Бюджет 54,1 миллиард сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 11,4 миллиард сум акча тупланган. Шул ук вакытта тупланма бюджет чыгымнары – 64,2 миллиард сум, республика бюджеты чыгымнары – 51,7 миллиард сум.

Финанс министры төгәлләнмәгән төзелеш объектлары мәсьәләсен күтәрде. Мондый төзелешкә акча күп җибәрелүгә карамастан, арада 3 ел элегрәк төзелә башлаганнары да бар. Республикада 287 шундый объект исәпләнелә.

 


Фикер өстәү