Пранк ясыйм дип, күз чыгару: «хайп» белән җаваплылык чиге кайда?

Телевизор караганчы, блогерларның «сториз»ларын («Инстаграм»дагы кыска видеолар. – Ред.) карауны күпкә кызыграк дип таба хәзер халык. Бу исә контент тудыручыларны кысалардан чыгарга, кызык ясыйм, аудитория җыям дип, кайчагында мәгънәсезрәк гамәлләр кылырга да этәрә. Барыбер яратып карыйлар, күзәтәләр, тагын да ныграк халык теленә керәләр бит.

Бишенче хакимиятме?

1 апрельдә Мәскәүдә танылган блогер Эдвард Бил катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Ул зур тизлектә каршы як полосага чыга. Нәтиҗәдә биш автомобиль зыян күрә, бер хатын-кызны авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Ел башыннан Эдвард Билга машинасында тизлекне арттырып, кагыйдәләрне бозып йөргәне өчен 400дән артык штраф килүе билгеле.

Эдвард Бил шактый кырыс пранкер (шаяру, кемнәндер көлү форматындагы видеолар төшерүче. – Ред.) буларак танылды. Ул видеоларында урамда йөргән кешеләргә бәйләнә, чәчләреннән тарта, кызларның киемнәрен салдыра. Пранклары миллионлаган караулар җыя… Машина белән бәйле видеолары да бар аның: йә тимер атын суга батыра, йә махсус рәвештә полиция машинасына бәрелә. Авария вакыйгасы да көлке көненә бәйле чираттагы пранкмы, әллә кагыйдәләрне үтәмәүме – хокук сакчылары ачыклый.

Тагын бер популяр блогер белән килеп чыккан хәлне дә искә төшермичә булмый. Дарья Зотеева (социаль челтәрдә «Инстасамка» буларак билгеле – Ред.) үзен бизәндерү өчен чакырган визажистларны, азрак соңга калып килгәннәре өчен, тупас сүзләр белән мыскыллый. Бизәнгечләр тулы чемоданын ташлап, аларга дигән акчаны күз алларында яндыра. 2019 елда исә егете белән юл-транспорт һәлакәтен уйлап чыгара, «туры эфир»да язылучыларына бу хакта хәбәр итә, кыскасы, чын спектакль куялар!

Узган елны Стас Решетников исемле блогер кәеф-сафа корганда, «туры эфир»га чыга. Ә бу вакытта аның янәшәсендә иптәш кызы… үлеп ята. Блогер бер тапкыр аның янына килеп карый, әмма «лайк» артыннан куыпмы, «туры эфир»да аралашып утыруын дәвам иттерә. Полиция вәкилләрен һәм «ашыгыч ярдәм»не дә тамашачылар чакырта.

Хакимият вәкилләре блогерларга бәйле ниндидер чаралар күрү турында күптән уйлана инде. Менә, мәсәлән, шушы арада Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка Җинаять кодексын, юл йөрү кагыйдәләрен, башка кануннарны бозган блогерларны ачыклау максатыннан интернет-рейд оештырырга тәкъдим ителде. Дәүләт Думасының физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет башлыгы Борис Пайкин исә, блогер кодексын булдырырга кирәк, дип саный.

«Аерым закон булса яхшы»

Блогерларны җәзага тарту, аларның җаваплылыгы турында үзе дә социаль челтәрләрдә актив Менделеевск шәһәре прокуроры Ришат Шакиров белән сөйләштек. Аның әйтүенчә, блогерлар өчен аерым закон уйлап чыгару бик үк мантыйкка туры килми.

− Мисал өчен, рәсем ясап утырган рәссам авария китереп чыгарса, җәмгыять, аларга аерым закон кирәк, диячәк. Җырчы, үз машинасында җырлап барганда, транспорт һәлакәтен булдыра икән, аларга аерым канун кирәк түгелме икән диячәкләр. Аварияләрне ниндидер һөнәр вәкиле ясаганга карап кына яңа канун уйлап чыгармыйлар. Моның мәгънәсе дә юк, − ди ул. – Эдвард Бил очрагын карасак, ул бит юлда йөрү кагыйдәләрен бозган. Димәк, шуңа бәйле маддәләр буенча җавап тотачак. Монда аерма бары тик кешенең кемлегенә бәйле: гади кеше, бәлки, йокымсырап китеп, йә һава торышы, йә тизлеген арттыру аркасында машинасы белән идарә итә алмагандыр, ә пранк ясыйм дип рульгә утыручы уеннан уймак китереп чыгара. Миңа калса, булган кагыйдәләрне катгыйландыру кирәктер. Барлык хокук бозулар да канун белән көйләнә. Закон уйлап табам дип, маразмга кадәр барып җитәргә мөмкинбез.

Ришат Шакиров әйтүенчә, һәр хокук бозуга җәзасы каралган. Кешеләргә зыян салу, мыскыллау юнәлешендәге контент әзерләгән блогерларны һич югы шул булган кануннар буенча җәзага тартырга мөмкин.

− Блогер, әйтик, мыскыл итү, кешеләрне сугыштыру, кимсетүгә корылган видео төшерә икән, гомумән, үзенең контенты белән кешене котырта, суицидка китереп җиткерә икән, ул Җинаять кодексының «Үз-үзеңә кул салуга китерү» маддәсе буенча җавап бирәчәк. Шуның икенче өлеше «Интернет аша үз-үзеңә кул салуга китерү»гә бәйле. Авызны чамалап ачасы: интернет аша мыскыллауларга да җәзасы бар. Нәтиҗә ясап әйтсәк: блогер эшләргә мөмкин булган гамәлләр буенча җаваплылыкка тартырлык маддәләре дә бар дияргә була, − диде прокурор.

Ришат Шакиров шуны да искә төшерде: бу елның 1 февраленнән «Мәгълүмат турындагы закон»га үзгәрешләр кертелде. Социаль челтәрләрдә ялган хәбәр таратуга, бер-береңне мыскыллау, сүгенү сүзләре куллануга каршы көрәш турында закон тәүлегенә 500 меңнән артыграк кеше кереп карый торган платформалар хуҗаларына кагыла. «Гавами челтәр хуҗасы» төшенчәсе гамәлгә керде. Үз сәхифәсе, «бит»е булганнарга бурычлар йөкләнә дигән сүз.

Беренче татар инстаблогеры Ринат Галиәхмәтов исә, кешене кимсетә, мыскыллый торган контент белән мавыгучыларга ниндидер аерым җәза булса, бу үз нәтиҗәсен бирер иде, ди.

– Эдвард Бил очрагына килгәндә, миңа аның контенты ошамый. Анда кешеләрдән көлү, мыскыллау бар, моны дөрес дип санамыйм. Ул бит әле хәйриячелек белән дә шөгыльләнә. Әмма бу ягы негатив астында күмелеп кала, бик күренми, – ди ул. – Мин пранкларны бик үк дөрес эш дип санамыйм. Ниндидер матур нәтиҗә бирә торганнары булса, ярый әле. Әмма кешене кимсетүгә корылганнарына тискәре карыйм. Аерым закон булса, каршы килмәс идем. Минем фикеремчә, блогерлар үзләренә куйган мәгълүматны тикшерергә тиеш. Журналистлар җаваплы булгандай, блогерлар да җаваплы булырга тиеш. Мин гел гаделлек һәм дөреслек яклы.

САН

Хәзерге вакытта Россия буенча якынча 200 мең блогер исәпләнә, 779ының миллионнан артык язылучысы бар.

Пандемия шартларында блогерлар якынча 5,9 млн материал урнаштырган. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 3,5 тапкыр күбрәк.

Россиядә блог укучы яисә караучы кешеләр саны 46 процентка арткан. Чагыштыру өчен: 2017 елда алар 34 процент иде.

 

Чулпан Гарифуллина 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү