Казанда мәктәптәге туклану турында сөйләштеләр

Суганны эре турыйлар, балык кәтлитен балалар ашамыйлар. Казан мэры  Илсур Метшин   уздырган «Мәктәптә туклану. Әти-әниләр күзәтүе» дигән әти-әниләр җыелышында  ашханәдәге проблемалар турында сөйләштеләр. Быелның гыйнвар аеннан башкала мәктәпләрендә 8 меңнән артык әти-әни ризыкны тәмләп караган. Бу эш алга таба  да дәвам итәчәк.

Казан мәктәп ашханәләрендә көн саен 148 мең баланы ашаталар. Бу сан  елдан-ел артачак. Пешекчеләргә сабырлык бирсен! Әти-әниләр контроле оештырылганнан бирле Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментына  килгән зарлар 35 процентка кимегән. Элек күбрәк, ашханә ризыгы суык, тозы, шикәре аз, дип зарлана торган булганнар. «Күзәтүчеләр»нең 98 проценты  уңай фикерләр калдырган. Әти-әниләр мәктәпләрдә  көн саен кизү тора. Бәяләү гадел булсын өчен махсус күрсәткечләр билгеләнгән. Менюда – 153тән артык төрле ризык. Ашның гына – 12, камыр ризыкларының 19 төре бар.  Балаларның яраткан ризыгы – бәрәңге боламыгы, токмач, карабодай, тавык ите, коймак булса, яратмаганы – балык, яшелчәләр. Әти-әниләр кайбер ризыкларның сыйфатын яхшыртырга тәкъдим иткән. Шул исәптән, фрикаделькада суган эре, дип зарланганнар.

– Җитди проблема, әмма мәгънәсезлеккә үк барып җитмик. Ашханә хезмәткәрләренең башын кирәкмәгәнгә катырмыйк, – диде Илсур Метшин. – Мин үз тәҗрибәмдә, әнинекен дә исәпкә алып, 8 төрле ашны чутладым.  Әгәр яраткан әнием, хатыным, аның әнисен алсак, берсе суганны бер, икенчесе икенче төрле турый. Пешекчеләрнең хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәник.

113 нче  мәктәптән килгән  бер әти 80 процент укучының балык ашамавын әйтте. Бу ризык ташлана, акча җилгә оча дигән сүз. Шуңа күрә ул балык кәтлите урынына  балаларның яраткан ризыгын, әйтик, эремчектән ясалган сырниклар бирергә тәкъдим итте. Департамент җитәкчесе Рима Мөхәммәтшина әкренләп балаларны балык ашарга өйрәтергә вәгъдә итте.

– Кайбер мәктәпләрдә игътибар иткәнем булды, балалар балыкны бик яратып ашый. Организмга бик файдалы. Әгәр өйдә кетчуп, майонез кушылган әйберләргә өстенлек бирелсә, парда пешкәнне ашамаячаклар. Шуңа күрә аңлату эшен алып барырбыз, – диде ул.

Арада бер мәктәп директоры атнаның бер көнен «балык көне» дип атарга тәкъдим итте. Шулай ук швед өстәле турында хыяллануын да әйтте. «Безнеке ашый, моның өчен өйдә өйрәтергә кирәк», – дип сүзгә кушылды бер ана. 177 нче  мәктәп директоры исә элек бирелә торган йодлы сөтне  кире кайтаруны сорады. Аны балаларның сәламәтлегенә файдалы диде.

19 нчы гимназиядә баласы укыган Резеда Шакирова  ризыкларның барысын да бик тәмле дип мактады, әмма ресторан 800 кешегә генә исәпләнгән.  Гимназиядә исә 1200 бала белем ала. Шуңа күрә ашханәне зурайтуны сорады. Укучылар ашыгып, ризыкның тәмен тоя алмый, дип борчылды.

Мәктәп менюсы ничек төзелә, аны тагын да  баетып буламы, дигән сораулар да яңгырады. Белгечләр әйтүенчә, ризыклар тиешле таләпләргә туры китереп әзерләнә. Монда инде аксымы да, витамины да, башкасы да исәпкә алына. Бушлай тукланучы башлангыч сыйныф укучыларныкыннан кала, башка меню үзгәреп тора.

Ризыкка гына түгел, ашханәләргә карата да игътибар арта. Алдагы елда утыздан артыгы үзгәртелгән инде. Быел 44 ашханәне төзекләндерергә  җыеналар. Болар инде ашханә генә түгел, ресторанга әйләнгән. Тагын 29  ашханә ремонтка мохтаҗ.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү