«Бер утрауда тилмереп яшәп ятабыз»: Авыл һәм бистәләр халкы ташу белән ничек көрәшә?

Бу көннәрдә республиканың әле бер, әле икенче почмагыннан су күтәрелү турында хәбәрләр килеп тора. Бүген-иртәгә суның тагын да артып китүен көтәләр. Көннәр җылы, зур елгалар күтәрелде, булган карлар эреп бетәчәк. Әле урман сулары бар. Алар да агып төшеп, елгаларга кушылса, түбәнлектә утырган авылларга зыян килергә мөмкин. Авыл һәм бистәләр халкы ташу белән ничек көрәшә?

Утрау

Язгы ташу Биектау районының Тимофеевка авылын икегә аерган. Сула елгасы аша салынган иске күперне су баскан, машина юлы өзелгән. Күпергә керү юлына, аның ябык булуын күрсәтеп, тасма сузылган. Авылның зуррак өлеше аргы якта калган, хәзер алар үзләрен утрауда яшәгән кебек хис итә.  Яңа салына башлаган күпер әле әзер түгел. Моннан бик күп еллар элек салынган асылмалы күпер бар барын, тик ул бик куркыныч. Аннан без дә узып карадык. Аяклар дерелди, куллар ирексездән тотыныр урын эзли. Ә бит бу күпердән мәктәп укучылары да, өлкәннәр, авырлы ханымнар да йөри. Җитезрәк кешеләр язгы ташуга кадәр машиналарын икенче якка чыгарып калдырган, өлгермәүчеләр дә күп. Ташу бик тиз төшкән, көтмәгәндә булган.

– Күперне су басканчы, машинаны авылның икенче ягына алып чыгып куя алдым, – ди Юрий Петров. – Хәзер кызымны мәктәптән машина белән барып алам да, аягына резин итек кидертеп, асылмалы күпер аша үзебезнең якка чыгарам. Анда әнисе каршы ала.

Ә менә  Минзифа Вәлиева  малае белән бергә… укырга йөри. Башка чарасы юк. Сабый икенче сменада укый. Әнисе кире кайтып тормый, мәктәптә көтеп утыра икән.

– Ташу тиз төште. Ичмаса, машинабызны аргы якка чыгарып куя алмадык. Бер утрауда тилмереп яшәп ятабыз. Эчәребезгә чиста суыбыз да юк. Колонкабыз ватылды. Суга Өбрәгә йөрибез. Шушы булдымы инде тормыш? Түзеп кенә яшәү инде, – ди ул. – Кичә әле бер ир иске күпер аша чыгып караган, тик суга төшкән. Ярый батмаган әле, улым күреп алып коткарган.

Ут-күз булса, берәрсе авырып китсә, үлсә – кая барырбыз, кем ярдәм итәр, дип борчыла авыл халкы.

– Бөтен дөнья коронавирус белән көрәшә. Безнең авылда кешеләр,  ташу киткәнче, күпер ачылганчы авырмыйсы иде, дип яши. Үзебезне шуңа көйләдек, – ди үзен Зинаида дип таныштырган ханым. – Асылмалы күпер дә бик иске инде. Аяк төшеп китәрлек тишекләре бар иде. Авыл халкы җыелып, такта куйды. Кичә волонтерлар килеп булышты. Бер-беребезгә ярдәм итешеп, күпердән чыгабыз. Ирләребез каршы ала. Август аена кадәр иске күпергә кертмәячәкләр, яңасын төзеп бетерәчәкләр дигән сүзләр йөри. Яңасын узган елның көзеннән үк төзеп маташалар инде, көтәбез…

Тимофеевкага барыр алдыннан без шушы җирлекнең башлыгы Фәнис Зәбиров белән элемтәгә кергән идек. Ул: «Иске күпергә су керде. Аны ябып куйдык. Теләгән кешегә Усад аша юл ачык», – дигән иде. Безнең белән очрашуга башлык килмәде, вакытым юк, диде.

Йөреп кайткач, аның белән тагын элемтәгә кердек. Башлык, яңа күпер май ахырына кадәр төзелеп бетәчәк, ди.

– Иске күперне әлегә ача алмыйбыз, шушы көннәрдә тагын су күтәрелер дип көтәбез. Авыл янында МЧС хезмәткәрләре кизү тора. Үзем дә көн саен төнге 12ләргә кадәр су буенда булам. Иртәнге алтыларда тагын шунда киләм, – ди Фәнис Зәбиров. – Яңа күперне ясагач, асылмалы күпернең кирәге калмаячак. Ул бит авыл советы балансында да түгел, шуңа күрә без аны бернишләтә дә алмыйбыз. Авыл эчендә «мәктәп күпере» дигән тагын бер кечкенә күпер бар, анысын рәтләргә акча табарбыз дип уйлыйм. Җирле үзидарә башлыгы булып күптән түгел генә эшли башладым. Әкренләп, проблемаларны хәл итеп киләбез.

Әзер булмаганга су баса

Тимофеевкадан кайтканда, Казан шәһәренең Совет районына караган Әке бистәсенә дә кереп чыктык. Иртәнге якта бер газета укучыбыз шалтыратып, шушы бистәдә яшәүче туганнарының өе су астында калганны әйткән иде.

– Быел кар күп булды. Көннәр җылытып җибәрсә, су басар дип куркып тордык. Шөкер, йортыбызга зыян килмәде. Әмма идән асларына су керде. Мунча су эчендә утырды, – ди укучыбыз Алсу Исрафилова. – Монда яши башлаганга 10 елдан артык. Быелгы кебек су кергәне юк иде. Без МЧС хезмәткәрләренә бик рәхмәтле. Алар килеп ярдәм итте, суны суырттылар. Без бәладә ялгыз калмадык. Дөрестән дә, йортыбыз түбәнлектә утыра. Әнә карагыз, өй артында нинди биек тау. Шуның карлары эреп төште инде. Әле урманныкы килеп җитмәде…

Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов су басуга халыкның битарафлыгы да гаепле дигән фикердә.

– Халык Казан яны бистәләрендә өй алып яшәргә ашыга. Сатып алганда да, өйне сала башлаганда да, су басу турында уйламый, әлбәттә. Салмачы бистәсен генә алыйк. Быел өйләрен су баса башлагач, халык нишләргә белмәде. Кичә шунда идем. Урам башында яшәүче, 46 ел биредә гомер иткән абзый белән сөйләшеп тордым. Электән бездә яңгыр сулары өчен канау бар, ди. Яңгыр сулары алар йортын узып, өч йортның бакча артыннан яхшы гына агып бара да, дүртенчесенә килеп төртелә. Баксаң, ул күршеләре су ага торган урынны томалап, койма тоткан. Шуның кадәр ваемсыз булырга кирәк бит, ә? Элек безне кыштан соң яз килә, кар сулары өчен юл ясарга кирәк дип өйрәтеп үстерделәр. Хәзерге кешеләр күктән төшкән сыман. Яз киләсен онытып җибәрәләр, – ди җитәкче. – Нәкъ менә су юлларын күмгәнгә, Салмачыда 17 йортны су басты. Бер гаиләне вакытлыча яшәү урынына күчердек.

Фердинант әфәнде фикеренчә, бистәләрне су басуга андагы йорт хуҗалары үзләре гаепле.

– Суның юлын япкач, ул нишләсен инде?! Табигать законы, һава торышы дип кенә акланырга кирәкми.  Ике ел элек бистәләрдә рейдта йөргән идем. Бер олырак кына кеше янына килеп: «Язга таба су кермәсен өчен, йорт тирәләреннән су юлы ясагыз», – дидем. «Ә сез нәрсә өчен? Суга юл ясап, МЧСларга эшне бетереп куяргамы?» –  дигән җавап алдым. Кайчак кешеләр оятсызлана да. Су баскан йортларның барысын да контрольдә тотабыз. Суларны җыяр өчен насос алып киләбез. Әле менә Царицыно бистәсендә ике йортка су кергән. Бакчалары суда утыра. Иртәгә аларга барып, ярдәм итәчәкбез.

Фердинант Тимерханов бистәләрне тагын бер кат йөреп чыкмакчы. Идарә су басуга каршы тору өчен махсус проект та эшләгән.  «Яңгыр сулары китү өчен канализация (ливневкалар) ясатсак, аларга су кермәс иде», – ди ул. Проектны шәһәр мэры Илсур Метшинга күрсәтмәкче. Аның фикеренчә, проект яклау тапса, акча булса, киләсе елда бистәләрне су басмаячак.

Җитәкче  үз йорты белән яшәгән һәр кешене киләсе язга алдан әзерләнергә чакыра. Янәшәдәге елга-күлләрне агач ботакларыннан чистартырга киңәш итә. Су торбаларын ачасы иде, ди.

– Һәр йортта су агар өчен махсус канау булсын. Юк икән, ясап куйсыннар. Ә иң яхшысы – булганын күммәсеннәр, – ди Фердинат Тимерханов.

 Авыл халкы судан курыкмый

Апас районының Күккүз авылында, Коры Үләмә елгасы кинәт күтәрелеп, ике хуҗалыкны су баскан. Апас районының 106 нчы янгын-коткару часте җитәкчесе Руслан Ромачков исә: «Хәл куркыныч түгел, башка елларны көймә чыгара идек, быел чыгармадык», – ди.

– Моңа кадәр безнең якларда Чүрибураш, Тугай авылына су төшә иде.  Чүрибурашта 2018 елда юл салынгач, су керми башлады. Ә менә без уйламаган авылга килеп керде, – ди ул. –  Халык остарган инде бу якларда, күченәселәре килми. Тугай авылында яшәүчеләр өйләрен биегрәк урынга күчергәннәр, сарайларын үзгә конструкция белән ясаганнар. Су керә башлагач, хайваннарны өскәрәк күтәртеп була. Иң мөһиме – йортларга, базга су кермәсен.

Руслан Ромачков су басу куркынычы булган урыннарда яшәүчеләргә йорт-җирләрен алдан иминиятләштерергә, документларны тутырганда игътибарлы булырга киңәш итә.

– Хәзер иминият оешмалары да оста эшли. Акчасын алалар, әмма килешүдә кирәкле пунктлар булмый. Су басып, баздагы бәрәңге, кышка ясаган кайнатмаларга зыян килсә, аның өчен берничек тә ярдәм өмет итеп булмый. Килешүдә бу хакта сүз булмаска да мөмкин. Шуңа да йортларын иминиятләштергән кеше янгын хакында гына түгел, су басу турында да ныклап уйласын иде. Килешүне кат-кат укып чыгарга киңәш итәм, – ди ул.

Су басу куркынычы булган йортлар – коткаручыларның даими күзәтүе астында.  Андыйларга азык-төлек, даруларны да алар китерә. Су баскан урамнарда өлкәннәр яшәсә, аларны алдан ук туганнарына йә район хастаханәсе белән сөйләшеп, вакытлыча шунда урнаштырып торалар икән.

Руслан Ромачев сүзләренчә, элек салынган йортлар су юлларына да, канализациягә дә комачау итми. Ә менә яңа салынганнары су басудан күбрәк зыян күрә, ди.

– Чөнки йортны кайда туры килә, шунда сала башладылар. Беркем дә бу урында салырга ярый микән дип уйламый. Электр үткәргеч астында каламы, су юлын күмәләрме – белмиләр дә. Яз килеп, су ташыйсын уйлап та карамыйлар, – ди ул.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, Казансу, Шушма, Гөбенә, Берсут елгаларында су күтәрелү күзәтелә. Әлеге урыннарда МЧС хезмәткәрләре тәүлек буе кизү тора.

Сүз уңаеннан

Ташу вакытында елга буйларында аеруча сак булырга кирәк. Узган атнада Кабан күле һәм Казансуда берәр балыкчы батып үлгән. Балтачта исә Шушма елгасына көймә белән чыгып киткән балыкчыны эзлиләр.

Алабуга районының Иске Юраш авылында ташу вакытында 8 яшьлек малайның батып үлүен хәбәр иткән идек инде. Чаллыда Мәләкәс елгасының Тукай урамы турысында биш бала бозга керә. Бер кызчык суга төшә. Урынга килгән коткаручылар киемнәре юешләнгән кыз баланы күреп ала. Аңа табиблар ярдәм күрсәтә. Коткаручылар өлкәннәргә сак булырга, балаларны кисәтергә, елга буйларына җибәрмәскә киңәш итә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү