Риман Гыйлемханов: Мине милли шовинизмда гаепләүчеләр дә булыр

Югары классларга җиткәч, әти-әни Арча Сабантуена барырга рөхсәт итә башлады. Ул чакта бөтен авылга өч машина иде: колхозныкы, мәктәпнеке һәм балалар йортыныкы. Сабантуйга барганда шуларның өчесе дә шыплап тула торган иде. Яшьләр күп булган шул.

Арчага барганда өч авыл эченнән узасы һәм без: «…Тезелеп киткән Атылар, белмәгәннәр белеп калсын, без бит – Субаш-Атылар», – дип, тамак ертылганчы кычкырып җырлый идек. Һәр авылның үзенә генә хас яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, хәтта кушаматы булып, татар авылы зур бер гаиләне хәтерләтте. Бүген әлеге «гаилә» элекке кебек ишле түгел. Икенчедән, ул «чит оялар» катыштыра башлады. Ягъни бушап калган  йортларны башка кавем вәкилләре сатып ала. Аларны, гадәттә, җирдә эшләү кызыксындырмый. Авылда яшиләр, каядыр йөреп эшлиләр. Берәүне дә гаеп итәсе килми. Бер танышымның сөйләгәннәре күңелне кузгаткан иде. Исемен әйтергә кушмады, әмма авыл тормышына бик якын кеше ул. Аның әйтүенчә, татар авылы һаман да шулай «чүпләнсә», 20–30 елдан авылларда төп халыкның яртысы гына калырга мөмкин.

«Авыллар татарны саклый» дип үз-үзебезне күпме генә юатсак та, «татар өе»нә чит гаиләләр керү безнең өчен файдага түгел. Мине милли шовинизмда гаепләүчеләр дә булыр. Тик сүзем башка милләт халыкларын кысу хисабына татарны күтәрү, аны  өстен милләт итү турында түгел, ә һәр халыкның үз яшәү рәвешен саклау турында.

Кулыма каләм алыр алдыннан төрле районнарда яшәүче танышларыма шалтыратып чыктым. Сүзем, әлбәттә инде, килгән кешеләр турында иде. Урта Азиядән килгән яхшы гаиләләр турында да сөйләделәр. Мәсәлән, халык эш юклыктан зарланып яткан бер авылга үзбәкләр килеп, ферма төзеп, терлек үрчетеп, менә дигән яшәп яталар, ди. Авыл халкы белән дә бик килешеп яшиләр, ди. Казан арты районнарының берсендә исә бушап калган өйне шулай ук Урта Азиядән килгән кардәшләр алган. Әмма өй яны бакчасында бәрәңге дә, яшелчә дә утыртмыйлар икән. Шактый вакыт югалып та торалар, аннан дуслары белән кайтып, шашлык-машлык пешереп бәйрәм итәләр дә берничә көннән тагын каядыр китеп югалалар, диделәр. Өченче бер авылга марҗа килеп урнашкан булган. Аны бик «хисле» хатын иде дип сөйләделәр. Авыл хатыннары, бунт күтәреп, «сөйкемле сөяк»не тәки авылдан китәргә мәҗбүр иткәннәр.

Татар авылының гомер-гомергә үз әхлагы булды. Берәр йортта бераз гына «шылт» иткән тавыш чыкса, аны шундук бөтен авыл ишетә иде һәм һәркем күңелендә авыл халкы алдында хур булудан курку уе яшәде. Без – «кешедән оят» дигән сүзләрне ишетеп үскән буын. Кайчак бүген әйткән сүз иртәгә ярамаска мөмкин, диләр. Бәлки, минем уйлар да «искелек калдыгы» кебек кабул ителер. Бәлки, заманнан артта калганмындыр. Мин әле татар зиратына православие динендәгеләрне күмүне дә кабул итә алмыйм. Гомер-гомергә урысның – үз, татарның үз зираты булды. Ә хәзер өлкән туган белән бакыйлыкта да бергә.

Авыл исемнәрен дә, миңа мәгълүмат бирүчеләрне дә атамыйм. Язганнарымның ни дәрәҗәдә дөрес булуын үзегез чамаларсыз. Диннәрне, төрле халыкларны үзара каршы кую дип кабул итмәгез. Бәлки, бүген шулай яшәү тиештер. Россия халкын тәңгәлләштерү турында сүзләр янә куера башлады бит.

Язмамны ничек тәмамларга белмичә баш катырып озак утырдым. Күңелгә ник бер рәтле уй керсен! Әмма ни гаҗәп, язманың дәвамын мин төштә күрдем. Һич кенә дә алдау юк, ни турында озак уйлап йөрсәм, шуны төштә күрәм мин.

Имеш, без Арча Сабантуена барабыз икән. Юл шул ук: Югары Аты, Наласа, Арча асты Бирәзә аша үтәбез. Җырыбыз да шул ук: «Тезелеп киткән Атылар…» – дип акырабыз. Шул ук вакытта кайбер машиналардан урысча җырлар да, «…белмәгәннәр белеп калсын, без бит – Ташкин яклары…» дигәннәре дә ишетелә. Илебез халыкларының дус һәм тату гаиләсе, тузан туздырып, Арча Сабантуена бара икән, имеш.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү