Рәйсә әби: «85 ел гомерем тегеп үтте»

95 яшьтә булса да, тегү машинасына кагылмыйча түзә алмый әле ул. Зур әйберләр текмәсә дә,  тишек-ертыкларны ямап куя. Теләче районының  Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Рәйсә әби Исмәгыйлеваны һаман да «тегүче апа» дип йөртәләр. Район җитәкчеләре юбилее  белән котларга килгәч тә, кунакларга  оста итеп тегеп күрсәткән.

– Әти-әнием тегүче  иде. 10 яшьтә  сеңлемә күлмәк теккәнемне хәтерлим. Дүрт кызымны да бертөрле күлмәкләрдән киендердем. Авылдагы «Волга» тегү әртилендә җитәкче булып эшләдем. Эштән кайткач, авылдашларның заказын үтәдем. Күрше авыллардан да  өйгә килгәлиләр иде. Үзләре  алып килгән ситсыдан алар теләгәнчә  тегеп бирәм. Ул заманда  кызлар озын күлмәкләр киделәр. Матур киенергә яраттылар. Гадәттә, бер күлмәкне бер кичтә өлгерттем. Бер сум акча бирәләр иде. Үз гомеремдә теккән күлмәкләр саны мең генә булмагандыр инде ул. Санын чутлап бетереп булмас хәзер. Кирәк булса, теләсә ниндиен тегеп бирәм әле мин, – ди Рәйсә әби. – Кызым, ул вакытта киемнәргә кытлык иде бит. Шуңа күрә тегүче авылда бик абруйлы кешеләрнең берсе булды. Курткамы, чалбармы, күлмәкме, мехтан аяк киемнәреме – нәрсә кушсалар, шуны  тектем. 80–85 ел гомерем әйберләр тегеп үткәндер.  Кеше өстендәге күлмәкләрне күргәч, күңел күтәрелеп китә. Тагын да матуррак, зәвыклырак итеп тегәсе килә башлый. Яңа образлар әнә шулай туды. Кызлар көйсез түгел иде, ул вакытта әллә ни  мода да юк. Шуңа күрә фасоннарын үзем сайлый идем. Бала итәкле күлмәкләрне дә күп тектем. Ничектер ышанганнар миңа. Рәхмәтне бик күп ишеттем.

Тегү машиналары да күп булган аның. Үзенекен кызларына бүләк итсә, әтисенекен  хәзер дә бик кадерләп саклый. Дүртесе дә тегә белә, үзләренә кирәк чакта әниләре өйрәткән шөгыльнең кирәге чыга.

«Телевизорда тегү машиналарының рекламасын күрсә, күзләре яна башлый әнинең. Күзләре яхшы күрә, операция ясатты. Күзлек кими. Шуңа күрә, аңа тек дигән сүз генә кирәк. Бер дә аптырап тормыйча, кибетнекеннән бер дә ким булмаган кием тегеп бирәчәк. Әниебезнең заманнан бер дә калышасы килми.  Өстенә бер дә әби күлмәге киясе килми, матуры кирәк. 95 яшьлек юбилеена оныгы  Илсөя шәҗәрә бүләк иткән иде. Ничек итеп сөенгәнен белсәгез! Газеталар да укый, телевизордан сәясәт карарга ярата.  Ике ел элек аягы сынган иде, ходункида йөри. Балаларны бик ярата, алар кайтканын сагынып көтеп ала», – ди кызы Рәмзия.

Сәрия Мифтахова


Рәйсә әби: «85 ел гомерем тегеп үтте»” язмасына фикерләр

  1. Аллахы Тагэлэ саулык-сэламэтлек,кунел тынычлыгы,хэерле гомер,иман байлыгы бирсен бу апага!

Фикер өстәү