Татарстанда 197 мең кеше коронавирустан вакцинация узган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19 коронавирусыннан вакцинация узган. Бу турыда ул бүген Татарстан Министрлар Кабинетында республикакүләм киңәшмәдә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада Covid-19 буенча тотрыклы киеренке вәзгыять саклана. «Үсеш темплары бездә 0,16 процент, әмма вирус һичничек бирешми. Гомумән алганда, бездә хәлләр статистика буенча да, динамика буенча да яхшы күренә. Әмма бернинди дә йомшаклык була алмый», — диде ул.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 197 765 кеше коронавирустан вакцинация узган. Хәзер республикада 153 вакцинация пункты эшли. «Спутник V» яки «ЭпиВакКорона» вакциналарын сайлау мөмкинлеге бар.


Фикер өстәү