Күп балалы гаиләләр өчен җәйге поездларга ташлама бирәчәкләр

Россиядә күп балалы гаиләләр 31 августка кадәр җәйге поездларга 20 процентлы ташлама белән билетлар рәсмиләштерә алачак.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Россия тимер юллары» холдингы сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«„Россия тимер юллары“ холдингы инде өченче ел рәттән өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә, кечкенә балалары 18 яшькә җитмәгән очракта, Россия буйлап сәяхәт итәргә уйласалар, поездда „Зур гаилә“ акциясеннән файдалану мөмкинлеген бирә.

Әлеге акция кысаларында күп балалы гаиләләр быелның 31 августына кадәр „ФПК“ АҖ берләшмәсенең ерак юлга йөри торган купе вагоннарына 20 процентлы ташлама белән билетлар рәсмиләштерә алачак. Ташламалы сәяхәткә 1 июньнән 30 августка кадәр юл тотарга мөмкин», — диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү