Путин 2020 елда 10 млн сумга якын акча эшләгән

Кремль сайтында узган ел эчендә дәүләт башлыгы, президент администрациясе хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары мөлкәте, керемнәре һәм чыгымнары турында мәгълүматлар бастырдылар.

Владимир Путинның кереме 9 994 692 сум тәшкил итте. Бу 2019 елга караганда 268 меңгә күбрәк.

Президент милкендә элеккечә 77 квадрат метр фатир һәм 18 квадрат метр гараж. Куллануда 153,7 квадрат метр фатир һәм 18 квадрат метр гараж урыны исәпләнә. Әлбәттә, боларның барысы да Россиядә.

Транспорт чараларының составы шул ук: ике ГАЗ 21М («Волга»), «Нива» автомобиле һәм «Скиф» автомобиль прицепы.


Фикер өстәү