Танылган җырчыга карата наркотиклар пропагандалауга бәйле эш кузгаттылар

Мәскәү буенча каркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе рэпер Моргенштернга карата наркотикларны пропагандалау турында административ эш кузгатты, дип хәбәр итә ТАСС хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән.

Хокук саклаучылар игътибарын «Розовое вино» һәм Family клиплары җәлеп итте. Артистка 1 млн сумга кадәр штраф яный.

Моңа кадәр, 2020 елның декабрендә, Санкт-Петербургта прокуратура Моргенштернның «Я съел деда» җырын тыярга таләп итте. Ул вакытта ведомство тарафыннан җәлеп ителгән экспертлар җыр сүзләрен аңлап бетерә алмадылар.


Фикер өстәү