Рөстәм Миңнеханов янгыннар һәм язгы ташуга бәйле ситуацияне контрольдә тотарга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына һәм тармак министрлыкларына янгыннарга һәм ташкыннарга бәйле ситуацияне контрольдә тотарга кушты. Президент бу мәсьәләне бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә күтәрде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык районнарда һәм шәһәрләрдә янгыннар һәм ташуларга бәйле гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга тиеш. ТР Президенты муниципаль берәмлекләр башлыкларына торак пунктларын саклауны арттыру өчен барлык чараларны күрергә кушты, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

«Язгы ташуга бәйле хәл киеренке, әмма бүген ул контрольдә. Бакча ширкәтләрен су баскан локацияләр дә бар, әмма әлегә торак буенча мондый проблемалар юк. Язгы ташу беркая да китмәде, махсус режимда эшләүне дәвам итәбез. Нократ һәм Кама елгаларының алга таба ни күрсәтәчәкләрен тикшереп торачакбыз. Гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен муниципалитет башлыкларына язгы ташу имин узуын тәэмин итү буенча эшне дәвам итәргә кирәк», — диде ул.

Янгын куркынычы янаган сезонга килгәндә исә, республикада үлән һәм чүп-чар януның 73 очрагы теркәлгән. Космик мониторинг системасы мәгълүматлары буенча, ел башыннан Татарстанда 36 термик нокта теркәлгән. Шул исәптән урман массивлары янында ике янгын чыккан.

ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аңлатканча, янгын урмансыз территориядә булган һәм тиз арада бетерлгән.

«Җирле хакимиятләр моны игътибар белән күзәтергә тиеш. Бу бит урман. Ярый, тиз арада күреп өлгердек. Әлеге мәсьәләне даими контрольдә тотыгыз — бу сезнең җаваплылык зонасы», — дип мөрәҗәгать итте Президент район җитәкчеләренә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов янгын куркынычы зур булганда урман массивларына керүне чикләү мөмкинлеге булуын әйтте.

/Татар-информ


Фикер өстәү