Рузилә Сафина Габдерәхим турында: «Бер үкенече калды – сәхнәгә чыга алмады»

Бүген интернет киңлегендә кайгылы хәбәр таралды. Талантлы журналист Габдерәхим вафат булган. Ышанасы да килми. Үз-үзеңә мең төрле сорау биреп, Габдерәхимле вакыйгаларны искә төшерәсең.

ТНВ каналындагы “Таяну ноктасы” тапшыруында бергә туры килгән идек. Шунда бер көй ишетелде. Габдерәхим исә, мине биюгә дәште…

Дөресен генә әйткәндә, мин аның янында күп сөйләшергә курка идем. Хәзер эләктереп ала да, яңалык ясап куя бит ул. Андыйлар сирәк бит ул. “Акчарлак” газетасының шеф- мөхәррире Рузилә Сафина да шулай ди.

– Ишеткәч тә шок хәлендә калдык. Редакция кызлары да кулыбыз эшкә бармый, диләр. Көтмәгәндә килеп ирешкән хәбәр булды. Башта мең сорау. Уйда – Габдерәхим, – ди ул. – Сәламәтлегенә зарланмаса да, соңгы арада аның кан басымы күтәрелеп интектерә иде. Бик зур хыяллар белән яшәде. Аның бик тә сәхнәгә менәсе килде. Икәү планлаштырган эшләр дә бар иде. Кызганыч, алар үтәлми калды.
Быел Габдерәхим бөтен кешене туган көне белән котлаган. Һәркайсына матур бүләк алган. Рузилә Сафинага да Корьән сүрәләре төшерелгән чынаяк бүләк иткән була. Кешеләрнең күңелен күрергә ашыккан. Үзенә исә 4 февральдә 56 яшь тулган. Ул беркайчанда үз яшен әйтеп йөрмәгән. “Минем елымны күрсәтмәгәннәр”, – дип хәйләләргә яраткан.

Рузилә Сафина сөйләвенчә, ул чын артист, сәхнә кешесе була. Журналист буларак та, бик эзләнүчән, кешене кабатламаучы, һөнәренә тугры кеше.

– Рольгә бик тиз керә иде. Кешелекле, ярдәмчел булды. Габдерәхимнең үлеме – “Акчарлак” газетасы өчен зур югалту. Аның үз укучылары, аныкы булмаганнар өчен дә зур кайгы. Оста кеше иде. Гел эзләнүдә булды. Күбрәк рус газеталарын укый иде. Күңеле гыйлемгә тартылды. Китап күп укыды, – ди Рузилә. – Хатыны, кызы өчен дә үлеп торды. Алар белән гел аралашып яшәде. Без аның тормышы хакында сорамый да идек. Ул һәрчак – минем хатын иң яхшысы дип әйтте. Кызы исә гел әтисе белән иде. Барасы җирләренә йөртте. Йөрәк елый. Аның башка арабызда булмаячагына ышанасы килми. Риза булып китсен, урыны оҗмахта булсын!

Габдерәхимнең кайчан, кайда җирләнәсе төгәл билгеле түгел. Энесе Рамил Юныс исә хәзерге вакытта абыйсының мәете моргта икәнлеген әйтте.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү