Казан янында агач йорт янган

Казанның Коры Елга бистәсе зираты борылышы янында «КМПО-7» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә агач йортка ут капкан.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 11.52 сәгатьтә агач йорт яну турында хәбәр килгән.

Урынга янгын сүндерүчеләр барган. Янгынны сүндерүдә барлыгы 23 кеше катнашкан.

12.52 сәгатьтә янгын чикләнгән, бераз соңрак сүндерелгән. Янгын 200 кв. метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.


Фикер өстәү