Габдерәхимнең элеккеге хезмәттәше: «Радиога эшкә керүемә Габдрәхим сәбәпче»

Татар журналистикасы кабат авыр югалту кичерә. Көтмәгәндә «Акчарлак» газетасы журналисты, «Курай» радиосы алып баручысы Габдерәхим (Рөстәм Юнысов) бакыйлыкка күчте.

Аның белән ел 7 ел буе «Курай» радиосында эшләгән Айгөл Шәфыйгуллина-Солтан Турна әлеге хәбәрне ишеткәч бик тетрәндем, ди. Хәзерге вакытта ул Төркиядә яши. Элеккеге хезмәттәше белән гел язышып торганнар.

– Ышана алмадым бу яңалыкка. Әле бер-ике атна элек кенә, Төркия турында сораулар биреп язды, шулай буш вакытыңда язып җибәр әле андагы яшәвеңне, мин дә «Акчарлак» өчен интервью кебек язып чыгарам, дигән иде… Җаныкаем… Чын талант иде шул! — дип сөйләде Айгөл ханым.

Аның сүзләренчә, радиога эшкә урнашуына да Габдерәхим сәбәпче булган.

– «Йолдызларны күзли ул,

Күктән нидер эзли ул,

Әйтерсең: юк бүтән эше.

Саный яңгыр тамчысын,

Татый әрем ачысын

Гади генә сәер кеше..»

Илфак Шиһапонын шушы шигыре нәкъ Габдрәхимгә атап язылган кебек… Эчке дөньясы шундый бай, йомшак күңелле, дөнья кешеләре өчен сәер кеше иде Габдрәхимнең… Мин 18 яшемдә идем, Казанга әле генә мәктәпне бетереп килгән ел. Җәй… Эссе… Матур, бик көткән вакыт. Абый Казанда эшли иде, мин дә аның белән бергә авылдан килеп, Казанда яши башладым. Ул вакытларда бик популяр иде радио тыңлау, мин дә өйдә үзем калгач, радио ачып тыңларга булдым, шунда «Курай»радиосын табып алдым. Шундый ошады ул радио миңа, иртәдән-кичкә кадәр тыңларга ияләнеп киттем. Иртән ачып куям, «Курай»радиосы белән өйләрне җыештырам, ашарга пешерәм, ял итәм. Бигрәк тә Габдрәхимнең алып баруын көтеп ала идем. Бер көнне шулай Габдрәхимне тыңлап утырам, радиога игълан бирде, радиога алып баручылар, ягъни, ди-джейлар алыначак, ди. Мин бу хәбәрне ишеткәч шалтыраттым радиога. Габдрәхим үзе алды телефонны, шундук радио директорының телефонын бирде. Мине икенче көнне тыңлауларга чакырдылар. Аннары эшкә алындым. Менә шулай… Радиога эшкә керүемдә Габдрәхим белән башланып китте минем. Бик күңелле эшләдек. Габдрәхим белән туры эфирлар да алып баргаладык. Мин әле 18 яшьлек кыз бала өчен онытылмас, матур мизгелләр булды ул, — дип сөйләде Айгөл Шәфыйгуллина-Солтан Турна. — Изге айда китеп барды. Юкка түгел. Шундый яхшы кеше иде ул!

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү