«Кайчагында әнигә бернәрсә дә аласым килми. Үзенең акчасы җитәрлек…»

Автобуста янәшә утырып кайта идек ул ханым белән. Әниләр турында сүз чыкты да ничектер чишелеп китте. Аңлыйм инде, мондый нәрсәләрне теләсә кемгә сөйләп булмый, таныш түгел кешегә түгелеп булса да бушанып калыйм, дигәндер. Шуңа мин кирәксез сораулар бирмичә генә тыңлап бардым.

– И, аңламассың инде аны… Экономия дип кенә дә әйтеп булмыйдыр. Киемнәрен дә челтәргә әйләнеп беткәнче киеп йөри бит, нинди төстә икәнен дә белерлек түгел. Яңаны кайтарып бирсәң дә кидереп булмый, сандыгына салып бикләп куя. Ашау ягын да гел кысып кына тора: ит ашамый, баллы нәрсәләргә исе китми, бар белгәне ботка да бәрәңге. Кеше белән аралашмый. Хәтта оныклары да аның янына кайтмаска тырыша, чөнки бөтен нәрсәгә кысылып утыра: «Утны сүндер, суны күп агызма, шикәрне күп салма, чәйне чамалап…» Монысы гына – бер хәл әле, врач язып биргән даруларның да яртысын гына эчә. Үзенчә экономия ясый. Янәсе, шулай итсәң, арзангарак төшә. Шуннан моның кан басымы күтәрелеп китә. Ә врачларга, сез биргәннең барсын да җиренә җиткереп эчеп барам, дип алдаша.

– Дарулар шулкадәр кыйммәтлемени соң? – дигән булам мин, сүзне дәвам итәргә теләп, – хәер, бардыр инде…

– Юк, аена биш меңнән артмый, – ханым шулай зарланган кебегрәк сөйләсә дә, тавышында бернинди нәфрәт-фәлән юк иде. Ниндидер җылылык, хәтта бераз шаянлык та сизелеп китә. – Аның пенсиясе өчен бу әллә ни бәя түгел. Анысын да күп очракта үзем сатып алам. Азык-төлеген дә кайтарып торам, кием-салымын да. Кими дим бит, ашамый да. Саклый. Акчасын да саклый ул, пенсия алган саен банкка салып куя. Югыйсә зур чыгымнар чыгарып эшлисе эше дә юк. Барысы да җитеш. Кайчагында үзе дә мактанып ала ул миңа: «Миллионнан артык акчам бар», – ди. Бардыр, әллә ничә ел буе җыя бит инде. Ашау-эчүдән, киемнән баш тартып җыя. Якыннары, күршеләр, ахирәтләре: «Ник шулай бомж сыман киенеп йөрисең, ашавыңны да кысасың?» – дип сораса, күз дә йоммыйча: «Балаларга ипотека түләргә ярдәм итәм, бөтен акча шунда китә», – дип сөйли икән. И, Аллакаем…

Ханым бер мәлгә тынып калды. Аның сүзне икенчегә боруыннан куркып, мин тагын сорап куйдым:

– Ярдәм итәме?

– Әйе менә! – ханым моңсу гына елмайды. – Безнең гомердә ипотека алган булмады. Иремнең хезмәт хакы әйбәт, үземнеке дә ярап торырлык. Әнидән бер тиен дә сораганым юк. Мәктәпне тәмамлау белән, үз көнемне үзем күрдем. Тик бит аны барысы да белми. Теге танышлары, күршеләр кайвакыт мине шелтәли: «Ник әниеңне карамыйсың, берәр юньлерәк күлмәк алып бирсәң, хәерчегә төшмәс идең», – диләр. Кыен булып кала…

Кайчагында бернәрсә дә аласым килми. Үзенең акчасы җитәрлек, алсын, киенсен, ашасын. Алмый икән, димәк, аңа шулай рәхәт. Аннан соң, ник мин, балаларым авызыннан өзеп, аңа нәрсәдер сатып алырга тиеш әле? Ул банкны баетсын, ә мин сатып алыйм… Кайчагында шулайрак уйлыйм, пыр тузам эчтән генә. Тик барыбер алып кайтам инде. Бәлки, монысы ошамагандыр, дип бүтән төрле кием алам. Ә ул барыбер сандыгына тыгып куя… Һәм соңыннан бөтен туганнарга, күрше-күләнгә сөйләп йөри: «Балаларыма, оныкларыма акча бирәм», – ди. Бер мәлне: «Ник шулай сөйләнеп йөрисең?» – дип шелтәләп алган идем, үпкәләде. «Мин үлгәч, барыбер сезгә кала бит ул», – ди.

Ярар инде… Миңа аның акчасы кирәкми. Теләсә ничек җыйсын, теләсә кая куйсын, хет берәр приютка мирас итеп калдырсын… Анысында минем эшем юк. Тик ул үзен чикләмәсен иде, хет мин кайтарган әйберләрне кисен, ашасын иде. Ә мин аңа, барыбер, буш кул белән кайтмыйм инде, кайтмаячакмын да. Аны мин карарга тиеш бит инде. Менә әле дә киемнәр төядем, ризыклар алдым…

Ханым тагын моңсу гына елмаеп куйды. Ә бераздан үзенең шулай ачылып китүенә үкенгәндәй миңа карап алды да гафу үтенде. Гаепләми генә тыңлап килгәнем өчен рәхмәт тә әйтте. Һәм тиздән ике зур сумкасын сөйрәп, ишеккә юнәлде.

Мин дә аны моңсу елмаеп озатып калдым. Гаепләмәдем. Үзен дә, әнисен дә. Үзенә бераз сокланып та куйдым бугай әле. Ә әниләр… Олыгайган көннәрендә нинди генә хәлгә төшсәләр дә, алар – барыбер безнең әниләр бит инде.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү