Күп катлы йортта дүрт балконда янгын чыккан

Чаллыда 41/05 адресы буенча урнашкан тугыз катлы йортта янгын чыккан.

101 янгын сагы номерына шул хактагы хәбәр 12.28 сәгатьтә килгән. Биредә дүрт балконга (аларның икесе – алтынчы, берәр балкон – дүртенче һәм бишенче катларда) ут капкан.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны ярты сәгатьтән соң сүндергән. Аның мәйданы һәм фаҗиганең башка нечкәлекләре ачыклана.

Янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, подъездга төтен таралмаган. Йортта яшәүчеләрне эвакуацияләү ихтыяҗы тумаган.


Фикер өстәү