Балаларының баш миенә каршы игълан ителгән көрәш нәрсәгә китерер?

 Бер танышым шалтырата. Башта хәл-әхвәлне сорашып, буш вакытым бармы икәнен белеште. Буш вакыт турында сүз чыктымы, аңлашыла инде: синнән ярдәм сорыйлар. Шуңа күрә сак кына үземнең ял итүемне әйттем. Ял итәсең икән, димәк, вакытың муеннан дип уйлыйлар бит инде. Мәрҗани хәзрәтләре шикелле фикер йөртергә өйрәнмәгән безнең кеше. Ул, ял итү сәбәпле, губернаторны кабул итмәгән диләр бит. Хәзрәтнең өенә кереп, аның белән сөйләшеп утырырга теләгән губернаторга хезмәтче чыгып: «Гафу итегез, Мәрҗани хәзрәтләре кабул итә алмый, аның хәзер ял сәгате», – дип әйткән, имеш.

Ял турында сүз чыгуга, танышым шундук үзенең гозерен җиткерүне кирәк дип санады. Ничәнчедер класста укучы улына конкурска сәламәт яшәү рәвеше турында реферат язып бирергә кирәк икән. Бу мәсьәлә шуның белән кызыклы: үтенеч белән мөрәҗәгать итүче танышым үзе дә – югары белемле педагог, филолог. Хәзер бит инде рефератларны ничек язулары мәгълүм: интернеттан гына шудырасы. Журналист каләменә ия булган кеше алай эшләмәс, чып-чын иҗади эш эшләп тапшырыр дип өметләнгәнгә күрә мөрәҗәгать итәләр. Монысы да аңлашыла. Реферат иҗади эшләнсә, җиңүгә шанс та бар.

Бу кадәресе дә билгеле. Әмма ул җиңүнең ни тәме бар соң? Һич югы файдасы нидә? Соңгы дистә елларда, мәгарифне модернизациялибез дип, балаларда иҗадилыкны үстерү максатыннан, фәнни һәм иҗади эшләр конкурслары мул үткәрелә башлады. Укытучының эшенә дә шәкертләре шундый конкурсларда катнашу-җиңүгә карап бәя бирәләр. Бу аттестацияне уңышлы үтәргә булыша, хәтта матди түләүгә дә байтак йогынтысы бар дип беләм. Шулай булгач, конкурсларны рәсми мәгариф оешмалары гына түгел, укытучылар үзләре дә оештыра. Фәлән укулар, төгән укулар дигән ярышлар шуңа күрә гел үтеп тора. Район масштабында үткәрсә, бер төрле бәяләнә эшең, бер-ике күрше районнан кунаклар да чакырсаң, республика масштабында эш күрсәткән булып саналасың.

Болай конкурс начар нәрсә түгел ул үзе. Әгәр гадел бәяләнсә, анда оригиналь хезмәтләр белән катнашсалар, чынлап та, нәтиҗәсе булмый калмый. Вәләкин бездә ул нәрсә һәрвакыттагыча башкарыла: укучы укытучысы әвәләп биргән эшне күтәреп килә, кайвакыт әти-әниләр таныш белгечләрен дә җәлеп итеп тырышалар. Бала өчен ниләр генә кылмыйсың! Укытучылар һәм әти-әниләрнең дә креативлыгы күп вакыт интернеттан нәрсәдер шудыру, урлаудан ерак китә алмый. Бер бездә генә түгел, Америкада да шулай икән бу хәзер. Студентларның интернеттан курс эшләре, диплом эшләре сыгып алу анда да эпидемия масштабында икән. Фәнни эш сатып, акча эшләүче махсус сайтлар аларда да буа буарлык, ди. Белем бирү системасын эштән чыгара бу хәл. Тар-мар итә. Белгечләр урынына шомартырга өйрәнгән караклар тәрбиялибез. Иң аянычы: балаларның, яшьләрнең акыл сәләте, иҗади эшкә осталыгы һәм һәвәслеге юкка чыга. Сер түгел: бездә хәзер фән кандидатлары һәм докторлары да кемнәрдер эшләп биргән яки урлаган диссертацияләр белән гыйльми дәрәҗәгә ирешәләр. Әйе, тормышта нидер отарга мөмкиндер бу юл белән, әмма дә ләкин югалту зуррак. Кеше шәхес буларак кына юкка чыгып калмый, сәламәтлеген югалта, психикасына зыян килә, деменция дигән чир, ягъни хәтернең деградациясе яшәрә башлый.

Улы өчен реферат әвәләп бирүне сораган танышыма: «Син улыңны эштән чыгарасың болай итеп», – дип кычкырырга туры килде. Чынлап та, баланың киләчәгенә куркыныч яный, бернәрсәгә ярамаган көчсез кеше тәрбияләнә. Фикерли белмәүче, эшкә яраксыз, алдагы көннең башкалар җилкәсендә яшәргә өйрәтелгән, тормышта үзенә лаеклы урын таба алмаячак бәндәсе шулай туа. Ә чор, заман бездән бөтенләй башканы таләп итә. Алдагы язмаларның берсен мин: «Уникаль компетенциягә, стандарт булмаган фикерләүгә ия хезмәткәрләргә кытлык булачагы фаразлана», – дип төгәлләгән идем. Чынбарлык шулай. Хәзер бит заводларда токарь, фрезеровщик дип аталган профессияләр юкка чыгып бара. Алар урынына автоматлаштыру, ясалма интеллект, роботлар килә. Шуларны эшкә җигәчәк акыл ияләре таләп ителә. Боларга исә кытлык. Хәзерге балаларда креативлык түбәнәя, иҗади фикерләү сәләте үлә, дип чаң суга галимнәр. «Учительская газета»ның соңгы саннарының берсендә психолог Андрей Курпатов белән әңгәмә басылды. Ул менә болай ди: «Игътибарлылык, хәтер, максатчан фикерләү кебек безнең төп психик функцияләргә җавап бирүче база нейрон бәйләнешләре баш миендә 25 яшькә кадәр формалаша. Әгәр аларның формалашуы баш мие өчен табигый булмаган тирәлектә барса (виртуаль тормыш – аның өчен табигый түгел), ул функцияләр дефектлы булып кала». Икенче төрле әйткәндә, башы-аягы белән интернетка кереп чумган, виртуаль уеннар белән мавыккан, өй эшләрен һәм иҗади биремнәрне дә шуннан гына шудырып, ягъни күчереп ала торган балаларның баш мие зәгыйфь булып кала. Хәтер юк, фикерләү үлгән…

Интернетның зыянлы тәэсире бүгенге кешеләрне мисезлеккә илтә. Бөтен нәрсәне җайлы гына табарга булыша торган эзләү системалары хәтерне үтерә. Онытучанлык чып-чын чиргә әверелә. Социаль челтәрләр тудырган һәм чып-чын фаҗигагә әверелгән суицидка омтылыш, депрессияләр дөньясында чыкмый яшәү, өметсезлек кебек афәтләр турында түгел әле сүз. Баш миенең элементар рәвештә зәгыйфьләнүе, юкка чыгып баруы хакында сөйләшәбез. Хәзерге фән ачыклады инде: баш мие дә, тәндәге мускуллар кебек үк, эшләткәндә – үсә, эшләтмәсәң – зәгыйфьләнә. Өлкән яшьтә дә яңа нерв күзәнәкләре даими рәвештә барлыкка килә икән. Берничә ай элек газета укучыларның берсе хәтерне ничек яхшыртырга дип сорау биргән иде. Җавап бер генә: интеллектуаль ялкаулыктан баш тартырга. Безнең төп «компьютерыбыз» бертуктаусыз мәсьәләләр чишкәндә яисә хәтергә салырга мәҗбүр иткәндә генә төзек кала һәм нәтиҗәле эшли икән. Тагын бер нәрсә бар: баш мие өчен физик күнегүләрнең әһәмияте дә чиксез.

Немец психиатры Манфред Шпитцер 2014 елда «Цифрлы деменция» дигән китап яза һәм кешеләрнең уйлау сәләтләре һәм хәтерләре югалуда интернетны гаепли. Аның русчага тәрҗемәсе «Антимозг» дип атала. Һәр кешегә, бигрәк тә әти-әниләргә шул китапны укып чыгарга киңәш итәм.

Бездә бит шундый шаукым таралды: әти-әниләр, балаларының киләчәге өчен борчылып, аларны бер телле – русча гына сөйләшә торган итеп тәрбияли башлады. Минең деградациясе менә шуннан башлана да инде. Ике тел белү баланы рухи яктан гына баетып калмый, ул аның интеллектын үстерә, баш миен камил итә. Әле татар теле безнең мәктәпләрдә мәҗбүри укытылган елларда Мәгариф министрлыгының бер җаваплы хезмәткәре белән сөйләшкән идем мин. Татар теленең укытылышын тикшереп мәктәпләрдә йөргәндә, ул бер нәрсәгә игътибар иткән: татар һәм рус балалары белмиләр телне, яһүд балалары рәхәтләнеп сөйләшә. Алар да безнең кебек үк кешеләр, аерым интеллектка китерә торган махсус геннары юк. Әмма балаларының интеллектуаль үсеше өчен кайгырып, тел өйрәнүгә этәрәләр. Сәламәт һәм уңышка китерүче баш мие шулай формалаштырыла. Бары шул гына. Баланы акыл үсешенә ирештерим дисәң, тел өйрәтү – иң җиңел ысул.  Өлкән кеше өчен дә комачауламый әле ул. Деменциягә каршы иң яхшы чара – өстәлеңә кайсы да булса телнең грамматикасын һәм үзөйрәткечен алып кайтып кую. Һәм көн саен шөгыльләнү инде, әлбәттә. Рус телле әти-әниләр исә берничә ел элек татар теленә каршы сугыш башлап, балаларының баш миенә каршы көрәш игълан итте. Улына туган тел комачаулый дип, аның белән бары тик русча гына сөйләшүче әниләр дә шул юлда.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү