Самолет командирына очыш вакытында инсульт булган

Париждан Токиога оча торган Boeing йөк самолеты Новосибирскида төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта Риа Новости хәбәр итте.

Әлеге хәлгә самолет командирының инсульт кичерүе сәбәпче булган. Очыш вакытында бортта пассажирлар булмаган. Самолет Global Aviation Consulting авиакомпаниясенә карый. Ул 21:00дә очышын дәвам итәчәк.


Фикер өстәү