Профнастилны ничек сайларга?

  Җиңел, чыдам, матур, өстәвенә әле артык кыйммәт тә түгел. Хәзерге вакытта халык түбә ябу, койма, гараж-складлар кору өчен «профнастил» дигән төзелеш материалын яратып куллана. Кибеттә профнастилның бик зур ассортиментына карап, ничек югалып калмаска, үз таләпләреңә туры килә торганын ничек сайлап алырга? Безгә моның серләрен ачыкларга күп еллар буе Балтач районында төзелеш материаллары кибете тотучы шәхси эшмәкәр Фәрит Хәлиуллин  ярдәм итте.

– Аннан-моннан гына җитештерелгән «ялган» товарга килеп капмас өчен, гади генә берничә киңәшне тотарга кирәк. Беренче чиратта, сатып алганчы, материалны игътибар белән карагыз. Сыйфатлы профнастилның кырыйлары тигез була, буявының чатнап-кубып киткән урыннары булмый. Кырыен бөгеп караганда, сынмаска, чатнап китмәскә, кулны җибәргәч, элекке хәленә җиңел генә кайтырга тиеш. Икенчедән, профнастилның гарантиясе бармы-юкмы икәнен белешегез. Завод профильле калайның 25 ел һәм аннан күбрәк хезмәт итә алуы турында белдереп, гарантияне бер елга гына бирә яки бөтенләй дә бирми икән, мондый товардан баш тартыгыз. Шулай ук сертификаты бармы-юкмы икәнлеген дә белешегез. Сыйфатсыз товарның сертификаты булмый. Өченчедән, туганнарыгыз яки дусларыгыз киңәш иткән абруйлы сатучыга гына мөрәҗәгать итәргә тырышыгыз. Бер дә белмәгән урыннан, әйтик, базардан яки кечкенә генә кибеттән сыйфатсыз товар сатып алу куркынычы зур. Ә иң яхшысы, әлбәттә инде – заводның рәсми дилерыннан сатып алу.

Фәрит Хәлиуллиннан 5 киңәш

  1. Койма өчен – бер төрле, түбә ябу өчен икенче төрле профнастил кулланыла. Шәхси йорт, гараж һәм мунча түбәсе өчен калынлыгы 0,5 сантиметрдан башланган (калынрак булган саен әйбәтрәк), конфигурациясе МП-20 (калайдагы «дулкын» биеклеге 20 мм дигән сүз) булган профнастил сайлап алырга кирәк. Мондый профнастилның тамчылар өчн махсус урыны бар. Су, түбә астына эләкмичә, шуннан гына агып төшә. Койма, шулай ук гараж, склад фасады өчен арзанлырак материал – калаеның калынлыгы 0,4 сантиметрдан башланган С8 конфигурациясе әйбәт. Кайберәүләр мондый профнастилны гараж, сарай кебек торак булмаган биналарның түбәсен каплау өчен дә куллана. Әмма мондый түбәдә беренче кыштан соң ук яньчелгән урыннар барлыкка килергә мөмкин.
  1. Профнастил базары Кытайдан, Көньяк Кореядан китерелгән арзанлы юка калай белән тулган. Мондый материалның цинк һәм буяу катламы да бик сыйфатсыз, юка. Шуңа күрә тиз чери, буявы бер ел чамасы узуга уңа яки куба ук башлый. Калае сыйфатлы, калын булганда гына буявы уңмый, купмый. Россиядә җитештерелгән материалга өстенлек бирергә кирәк. Бигрәк тә «Северсталь», «Магнитка» кебек заводлар чыгарган калай әйбәт. Бу җитештерүчеләр калайның калынлыгы буенча да, капламы, буявы буенча да алдашмый. Алар үз продукциясен маркировкалый, шуңа күрә сыйфатын билгеләү кыен түгел.
  2. Профнастилның буялганын сайларга тырышыгыз. Кыйммәтрәк, әлбәттә, аның каравы хезмәт итү срогы цинк белән генә капланганына караганда бермә-бер зуррак. Матурлыгыннан бигрәк, буяу калайны черүдән саклый. Гадәти «оцинковка» 10 елга кадәр сакланса, буялган калай кимендә 50 ел хезмәт итәргә мөмкин. Хәзер сатуда койма өчен өслегендәге рәсеме агачка, ташка, кирпечкә охшатып ясалган профнастил да күп. Мондый профнастил бик матур гына түгел, ышанычлы һәм чыдам да.
  1. Түбәне бер яки ике зур профнастил белән ябарга уйласагыз, калынын, сыгылмый торганын сайлап алыгыз. Калайның озынлыгы алты метрдан озынрак икән, калынлыгы кимендә 0,5 мм булырга тиеш. Юкса алып кайтканда яки түбәгә җәйгәндә, формасы бозылу куркынычы зур.
  2. Профнастилдан койма корганда, аның күп еллар буе хезмәт итәчәген күздә тотыгыз. Шуңа күрә биек, юан, тармаклы булып үсә торган агачларны коймага якын утыртмагыз. Юкса, үскәндә, агачлар профнастилга зыян китерергә мөмкин. Мондый койма буена куаклар утырту яки бер метр чамасы киңлектә газонга урын калдыру әйбәт.

Валентина Семенова

Фото: pixabay.com

 

 

 


Фикер өстәү