Мәскәү – Казан юлы 2024 елның башында файдалануга тапшырылырга тиеш

Хөкүмәт быел аны төзүгә 40 миллиард сум акча бирә.

Россия Хөкүмәте быел Мәскәү – Казан тиз йөрешле автомобиль юлын төзүгә 40 миллиард сум акча бирергә ниятли. Түләүле юл 2024 елның беренче кварталында сафка басарга тиеш. Премьер-министр Михаил Мишустин әйтүенчә, быел автомобиль юллары челтәрен үстерүгә Министрлар Кабинеты барлыгы 93 миллиард сум күләмендә акча бирүне күздә тота. Шуның 45 миллиард сумы федераль трассаларны яңартуга, 8 миллиард сумы – биш төбәктә юлларны тәртипкә салуга җибәреләчәк. Моннан тыш, инде әйткәнебезчә, 40 миллиард сум Мәскәү – Түбән Новгород – Казан түләүле автомобиль магистрален төзүгә биреләчәк.

Әйтергә кирәк, Мәскәү – Казан автомобиль юлы башта 2027 елда төзелергә тиеш булган. Әмма Михаил Мишустин аны 2024 елда төгәлләү бурычын куйган. Проектны тормышка ашыруга 650 миллиард сумнан артыграк акча күздә тотылган.

Исегезгә төшерәбез: Европа-Көнбатыш Кытай халыкара автомобиль юлы Россия территориясе аша Санкт-Петербургтан башланып, Мәскәү, Түбән Новгород, Казаннан Оренбург өлкәсенең Казахстан чигендәге Сагарчин авылына кадәр төзелә. Аның гомуми озынлыгы 2,3 мең чакрым чамасы тәшкил итә. Европа-Көнбатыш Кытай юлы өчен инфраструктура төзү 2024 елга кадәрге чорга Төп транспорт инфраструктурасын яңарту һәм киңәйтүнең комплекслы планына кертелгән.

 


Фикер өстәү