Менгән саен авыррак булачак. «Рубин» 7 уенның 6сын отты

«Рубин» Екатеринбургта «Урал»ны отып, премьер-лигада дүртенче баскычка күтәрелде. Шул урынны саклап кала алсалар, киләсе сезонда Европа ярышларында уйнау мөмкинлеге бар дигән сүз бу. Килеп чыгармы? Беренчедән, өскә күтәрелергә теләүчеләр тагын бар. Икенчедән, Европа футболының, гомумән, язмышы билгесез.

Екатеринбургта узган очрашу өч вакыйга белән истә калды. Шуларның берсен генә уңай яктан искә алырлык. Күңелсезләреннән башлыйк. Казан командасы гына түгел, премьер-лиганың да иң шәп уенчыларыннан саналган Хвича Кварацхелия, имгәнеп, беренче таймда ук уен кырыннан чыгып китте. Дөресрәге, алып чыгып киттеләр. Ул аягын тотып, чирәм өстенә утырыр алдыннан аңа беркем дә кагылмады. Аның каравы баштарак көндәшләр грузин уенчысын артык кызганмады. «Урал» гына түгел, башка очрашуларда да нык эләгә бу егеткә. Монысы инде – Россия футболының асылы. Бездә артык тоткарланмас, Европага китәр, дип фаразланган футболчының киләсе матчларда уйнау-уйнамавы билгесез.

Күңелле вакыйгага килсәк, матчтагы бердәнбер тупны очрашуның беренче таймы тәмамланып килгәндә Дарко Йевтич кертте. Әле кайчан гына Казан командасы составында иң көчсез ярымсакчыларның берсе саналды ул. Ә хәзер инде икенче матч рәттән «Рубин»га җиңү алып килгән туп кертә. Лидерлар уйный алмаганда, башкалар нәтиҗәгә ирешә дигән сүз бу.

Икенче таймда «Урал» ничек тә хәлне үзгәртергә тырышты. Көндәш уенчылар берни эшли алмагач, хөкемдар «Рубин» капкасына пенальти билгеләргә булды. «Рубин» сакчысы кагыйдә боздымы? Телевизор экранында андый нәрсә күренмәде. Бу эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче кеше исә үзе дә кагыйдә бозуны ВАР ярдәмендә, җитмәсә, вакыт узгач кына ачыклый алды. Кызган баштан ул «Рубин» уенчысы Денис Макаровка икенче мәртәбә кисәтү ясап, футболчыны уен кырыннан куып ук чыгарды. Ул да киләсе уенда чыгыш ясый алмаячак. Кыскасы, «Рубин» Екатеринбургтан 3 очко алып китәргә тиеш түгел иде. Әмма Казан командасының капкачысы Юрий Дюпин алай уйламый иде. «Урал» уенчысы пенальтида типкән туп капкага кермәде.

Шулай итеп, «Рубин» турнир таблицасында дүртенче урынга күтәрелде. Хәтта икенче урындагы «Локомотив» та Казан командасыннан нибары 3 очкога алда бара. Безнекеләр быелгы 7 очрашуның 6сын отты. Тик хыялланырга иртәрәк әле. Аска тартып төшерергә тырышучылар булачак. Екатеринбургта Казан уенчыларына 7 мәртәбә кисәтү ясадылар. «Бу очрашуда хөкемдарлык итү бик түбән дәрәҗәдә булды, – диде очрашудан соң «Рубин»ның баш тренеры Леонид Слуцкий. – Безнең капкага пенальти билгеләве һәм безнең уенчыны куып чыгаруында гына түгел эш. Аның бернинди системасы булмады. Бу хөкемдар премьер-лигада эшләргә әзер түгел».

Мондый хәлләр киләсе очрашуларда булмас дип беркем әйтә алмый. Европа ярышларына чыгып, акча эшләү турында хыялланучы клублар бер «Рубин» гына түгел. «Зенит» чемпионлыкны кулдан ычкындырмаячак. «Локомотив» белән «Спартак» икенче урынны алып, Чемпионнар Лигасында уйнау өчен кулдан килгәннең һәм килмәгәннең барысын да эшләячәк. «Рубин»нан астарак ЦСКА белән «Динамо» бар. Шуңа күрә калган 4 очрашуның барысы да 6 очколык әһәмияткә ия булачак.

Дөрес, безнекеләр Европа турында хыялланганда, аларның үзләрендә кызык хәлләр булып ята. Кыйтганың иң бай клубларыннан саналган «Милан», «Арсенал», «Атлетико», «Челси», «Барселона», «Интер», «Ювентус», «Ливерпуль», «Манчестер Сити», «Манчестер Юнайтед», «Реал» һәм «Тоттенхэм» берләшеп, яңа суперлига кору турында карар чыгарган. Сәбәбе акча белән бәйле. Әлеге турнирда чыгыш ясаган өчен генә дә һәр клуб 350шәр миллион евро алачак дигән хәбәрләр бар. Аңлашыла инде: ФИФА да, УЕФА да, төрле илләрнең футбол түрәләре дә әлеге яңалыкка каршы чыга. Россия премьер-лигасы президенты Сергей Прядкин фикеренчә, суперлига Европа футболында бүлгәләнү китереп чыгара.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: rubin-kazan.ru

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү