Халык белән интернет аша эшләргә өйрәтәләр

Ни өчен интернет кешеләрнең хакимият белән элемтәгә керүе өчен төп мәйданчыкка әйләнеп бара? Республикада яшәүчеләрнең фикерен ишетү өчен нинди эш алымнары булдырылган? Социаль челтәрләр кешеләрнең хакимияткә ышанычын арттыру максатында ничегрәк эшли?

Казанда “Хакимиятнең интернеттагы нәтиҗәле эше” дигән темага башланган ике көнлек мәгариф форумында катнашучыларга шушы һәм күп кенә башка сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Анда Татарстан башкарма һәм муниципаль хакимияте органнарының 130дан артыграк вәкиле, министрлыклар һәм ведомстволарның матбугат хезмәткәрләре, челтәрләрдә кешеләр белән эшләүче белгечләр катнаша.

– Татарстан Президенты халык белән элемтәдә тору, аның фикерен ишетү мәсьәләләрен даими игътибар үзәгендә тота. Бу республикада яшәүчеләрнең барлык ихтыяҗларын тиз генә хәл итү, димәк, аларның тормышын даими яхшырту мөмкинлеге бирә, – диде Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, форумны ачып.

Мәгариф форумы программасына республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең, политтехнологлар, әйдәп баручы медиа-экспертларның лекцияләре, мастер-класслары кергән. Аларның һәркайсы федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелгән проектларга ия.

Мисалга, Казан мэрының цифрлаштыру буенча киңәшчесе, “Alto Vision” веб-студиясенең гамәлгә куючыларыннан берсе Максим Булатов кешеләрнең хакимият органнарына карата ышанычын арттыру өчен Ютубтан дөрес файдалану серләре белән уртаклашачак.  Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов “Шәхси тәҗрибә: яшьләр белән ничек сөйләшергә” дигән темага багышланган сессиядә чыгыш ясаячак. Ә инде Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “Халык контроле” һәм “Инцидент-менеджмент” системаларының эше белән таныштырачак.

Киң колачлы мәгариф форумы “Интернет-коммуникацияләр лидерлары” Бөтенроссия бәйгесе кысаларында үткәрелә. Татарстан дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә цифрлы сервисларны гамәлгә кертү өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы төбәкләре исәбенә керә. Республикада дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының интернет аша халык белән элемтәдә торып эшләвенә дә зур игътибар бирелә: аларның барысы да социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларга ия. Хакимият вәкилләре шулардан республика халкы белән элемтәгә керү мәйданчыгы сыйфатында файдалана.


Фикер өстәү