Путин Байден белән Белоруссиядәге үзгәртеп кору турында сөйләшкән

Бу хакта Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков  журналистлар белән әңгәмәсендә белдергән.

 Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин белән Джо Байден телефон аша  сөйләшкәндә Белоруссиядә үзгәртеп кору ясау омтылышы буенча фикер алышты, дигән Россия Президенты матбугаты секретаре Дмитрий Песков, журналистларның, чыннан да, мондый тема күтәрелдеме, дигән соравына җавап итеп.

Лукашенко 17 апрельдә үзенә һәм балаларына һөҗүм әзерләгән бер төркем кешеләрнең тоткарлануы турында хәбәр иткән. Республика Президенты мәгълүматларына караганда, монда АКШның махсус хезмәтләре “кулы уйнаган” булырга тиеш. Белоруссиянең Дәүләт иминлеге комитеты башлыгы Иван Тертель әйтүенчә, төркем әгъзалары, кораллы фетнә оештырып, хакимиятне кулга төшерү максатыннан, Лукашенконы һәм аның әгъзаларын үтерүне планлаштырган. Төркемгә Белоруссия гражданнары, шулай ук чит кешеләре  кергән.


Фикер өстәү