Шамил Әхмәтҗанов: «Мин – Тукай кебек туры сүзле малай»

Татарстанның халык һәм атказанган артисты Шамил Әхмәтҗанов редакциягә керә-керешкә сүзен якташларына – Арча ягына рәхмәт ирештерүдән башлады. «Сиксән яшьлек юбилеемны бик матур итеп үткәрделәр. Минем өчен иң зур бүләк булды бу», – дип сөенечен җиткерде.

Бөтен гомерен диярлек җыр сәнгатенә багышлаган Шамил абый – бик фәлсәфи кеше. Аның белән теләсә нинди темага гәп куертырга була. Шуңа күрә фикерне өзми-нитми генә, сүзне якташлар, туган җир темасыннан башладык.

Туган җир

– Кендек каны тамган җир белән ара өзелмәү – үзе зур бәхет ул. Туган туфрактан күпме көч, егәрлек аласың бит. Мин гомерем буена, шөкер, шул бәхеткә тиенеп яшәдем. Ел саен Сабантуйга күптән инде гимнга әверелгән «Арча» җырын җырларга чакырдылар. Бу – үзе зур мәртәбә.

Туган якка аяк басуга, үземне гел сугыштан соңгы еллардагы яланаяклы малай итеп сизәм. Курса-Почмак авылында указлы мулла гаиләсендә туганмын мин. Мөхәммәт Мәһдиев язганча, «азан әйткәндә күрше авылларда да тыңлаганнар…» әтием Мөхәммәтсабирның тавышын. Үзебез хәлле генә яшәгәнбез. Тик бар булган байлыгыбызны талап алганнар. Бөтен әйберебезне сүтеп, таркаткач, кеше мунчасында яшәп калганбыз. Бу вакыйгаларны җиңел генә кичерә алмагандыр инде. Әтиебез мин туарга өч ай кала үлеп киткән. Әниебез итәгендә 6 бала калганбыз. Әтисезлек бик авыр ул. Бигрәк тә урамда «әтигә әйтәм»  дигән сүзләрне ишетеп үскәндә. Мин дә югалып кала торганнардан түгел үзе. «Әнигә әйтәм», – дип куркыта идем. Ничек кенә булмасын, авылда мәрхәмәтле кешеләр бар иде. Мине, әтигә охшагангадыр инде, «кече Сабир», «кече мулла» дип йөртеп, аша әле бер рәхәтләнеп дип, кулыма икмәк тоттыралар иде.

Җиде сыйныфны авыл мәктәбендә укып бетердем. Бервакыт шулай безгә Мөхәммәт Мәһдиевнең абыйсы килеп чыкты. Мине Казанбаш мәктәбенә чакырды. Ул анда эшләгән булган. Шунысын да әйтеп үтим: безнең әти-әниләр Мәһдиевләр гаиләсе белән йөрешеп яшәгән. Дуслык без үскәндә дә дәвам итте. Соңрак та Мөхәммәт Мәһдиев белән гел аралашып яшәдем. Америкадан улы Искәндәр дә шалтыратып тора. Ул елларны мәктәпкә Гомәр Бәшировның кызы Лилия дә кайтты. Безнең сыйныф җитәкчесе булды. Зур тормышка юлым шунда башланды.

Казанбаштан – Казанга…

– Мәктәпне тәмамлагач, Казанга киттем. Җырлау турында уйлап та караган юк әле. Каян башыма кергәндер, химия-технология институтына керергә йөргән булам. Имтиханны барыбер бирә алмадым. 5 нче номерлы һөнәри-техник училищега барып кердем. Прописка да юк, ипигә талон да. Үзем ише малайлар белән портка төшәбез дә йөк төйибез, бушатабыз, тамак ялгарлык акча чыга. Училищены тәмамлагач, ике ел 16 нчы заводта эшләдем. Менә шунда каяндыр белеп алдылар да гел үзешчәннәр концертына чакыра башладылар. Үземә дә ошап китте. Урицкий клубына йөри башладым. Аннан Горький исемендәге клубка, Сара апа Садыйкова җитәкчелегендәге хорга килеп эләктем.

Җырлы-моңлы булу, мөгаен, миңа әнием Әминәдән күчкәндер. Әни гарәпчәне яхшы белә иде. Коръәнне дә яттан белгәндер дип уйлыйм. Бик матур түбән тембрлы тавыш белән мөнәҗәтләр көйләп утырганы бүген дә күз алдымда. Ә җыр дөньясына Сара апа алып кереп китте. Аның киңәше белән музыка училищесына укырга кердем. Шуны тәмамлаганнан соң, 1967 елдан бирле 53 ел буена Татар җыр һәм бию ансамблендә милләтемә, халкыма хезмәт иттем. Сара апа белән соңрак та элемтәләрем өзелмәде. «Язган көйләрем бар. Килеп кит әле», – дип, ул өенә кунакка чакыра иде. Яхшысынмыйча, тиз генә чыгып китәргә уйласам да: «Башта  коймак пешерәм, чәй эчеп алабыз, аннары җырлыйбыз», – дип чын бәйрәм ясый иде. Бик эчкерсез кеше иде ул Сара апа.

Телсез калырга язмасын

– Һөнәрем мине Советлар Союзы буйлап кына түгел, чит илләргә дә йөртте. Ул чорда халыкка чик аша чыгарга мөмкинлек юк иде бит. Монысына бик тә рәхмәтлемен. Санаганым юк, ансамбль белән 24–25 илдә булганмындыр. Алар арасында Сенегал, Ливия, Япония кебекләре дә бар. Кайберләренә 2–3әр тапкыр барырга туры килде. Шул вакытларда иң җайсыз нәрсә тел белмәү булды. Хәтта адашып та йөргәләдем. Куркудан аяк атламас хәлгә җиткән чаклар булды. Сер бирмәдем тагын үзе. «Нинди телләр беләсең?» – дип сорасалар, татар, рус, үзбәк, казах, кыргыз… дип санап китә идем. Чит илләрдә ул заманнарда ук бер кеше 5–6шар тел белә иде бит. Без шушы көнгә кадәр әллә ни майтара алмыйбыз. Берничә тапкыр чит илләрдә калырга да мөмкинлегем булды, Мәскәүгә дә чакырдылар. Бервакыт шулай Истанбулда үткәрелгән фестивальдә сигез җыр җырладым. Казахча, төрекмәнчә, кыргызча да кимен куймадым. Шунда Төркиянең мәдәният  министры да булган икән. Сәхнәгә менеп: «Нинди профессионализм!» – дип күңелемне дә, коллектив алдында дәрәҗәмне дә күтәрде. «Төркиядә калыгызчы, иң бай кешеләрнең берсе булырсыз. Кунакларда йөрерсез», – диде. Аңа кадәр дә бер тапкыр калырга кыстаганнар иде инде. Бу хакта хәтта уйлап та карамадым. Туган җирсез яши алмыйм мин. Андый вакытларда, иркен сулап: «Сиңа кайткач кына, туган илем, күкрәгемә шатлык сыймады…» – дип  җырлап җибәрәм.

Туган тел мәсьәләсе мине бигрәк тә борчый. Ничектер, кызык килеп чыкты: башта телебезне бетердек тә хәзер Телләр елы дип игълан иткән булдык. «Ятып калганчы, атып кал» дигән гыйбарә бар-барын. Әмма без бөтенләй ятып калмабызмы икән дигән шик туа кайчагында. Үз телендә сөйләшергә куркып торучылар арта бара бит. Телсез калып, динсез дә калырга язмасын инде. Бу яктан гаиләмдәге хәлләргә сүз әйтерлек түгел, шөкер, балаларым да, оныкларым да саф татар телендә сөйләшә.

Күңелдә калганнар…

– Тормыш булгач, андыйлары да булды инде. Зурдан купканда, шул ук Сибгат ага Хәкимне искә төшермичә булмый. Ул миңа күп еллар элек, инде милләткә ничә еллар хезмәт итәсең, Тукай премиясен алырга гариза яз син, дип әйткән иде. Ничектер, үземне лаеклы дип тапмадым шул чакта. Соңрак, минем эшемне ничек бәялиләр икән, дип биреп караган идем каравын. Барып чыкмады. Заманасы да үзгәрде бит. Хәзер премия алырга омтылган кайберәүләрнең эшләрен үземнеке белән чагыштырып карыйм да башкача уйлап куям. Баксаң, мин «Өзелгән өмид», «Тукай», «Кадер киче» кебек 10лап әсәрне халкыбызга җиткергәнмен икән. Бер караганда, зур байлык бит бу. Шуңа да, хезмәтем кергән икән бит минем, дип үкенеп куйган чакларым була. Арча якларыннан булгач, үземне болай да «Тукай оныгы» дип хис итәм. Кайвакыт: «Тукай сүзләрен кулланып сөйләшәсең син», – диючеләр дә бар. Махсус түгел, әсәрләрен күп укыганга, башка кереп кала, күрәсең. Тәнкыйтьләүдән, үз сүземне бастырып әйтүдән дә куркып тормыйм. Тукай кебек усал, туры сүзле малай мин.

Бездә башкача булмый

– Кызым Чулпанның тавышы әбисенекенә ошаган. Күзләремне йомсам, истәлекләргә биреләм дә, әнием җырлый кебек. Җиде яшеннән зур сәхнәгә менде ул. Россиянең элеккеге Президенты Дмитрий Медведев Казанга килгәч, Чулпанның тавышына сокланып: «Мондый яшьләргә исем бирергә кирәк», – дигән иде. Шуннан күп тә үтмәде, Чулпан Әхмәтҗанова  Татарстанның атказанган артисты булып куйды. Олы кызыбыз Гөлнара – дизайнер, әмма музыка дөньясын да үз итә. Сеңлесе репертуарындагы җырларның күбесе – апасыныкы. Оныкларыбыз да музыка дөньясында кайный. Кайсының кулында – гитара, кайсы фортепиано артында утыра… Чулпан да әлегә бала тәрбияләү белән мәшгуль, ялда. Хәләл җефетем Рәзилә почтада җитәкче урынбасары булып эшләде. Әмма мондый җырлы гаиләдә ул гына читтә кала алмады: менә дигән тәнкыйтьчегә әйләнде. Мактавы да урынлы, җитешсез урыннарны да хәзер эләктереп ала. Шулай булмый хәле дә юк. Нәрсә турында сөйләшә башласак та, безнең өйдә сүз сәнгать, җыр темасына кереп китә бит.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү