Путин Юлламасыннан ниләр көтәргә?

Россия Президенты Владимир Путин 21 апрельдә Федераль Җыенга еллык Юллама белән чыгыш ясаячак. Юлламаны йөзләрчә кеше әзерли: бу эштә барлык министрлыклар һәм Президент администрациясе бүлекләре катнаша. Путинның чыгышы сәгать ярым дәвам итәчәк. Әмма Юлламаның эчтәлеге, һәрвакыттагыча, соңгы минуткача сер булып кала.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, Юллама белән чыгыш ясауга бер көн кала яки соңгы төндә Владимир Путин аңа өстәмәләр кертә.

Рәсми Кремль раславынча, Юлламаның зур өлеше ковидтан соң кризистан чыгуга һәм халыкка ярдәм чараларына багышланачак. Мохтаҗлар, балалы гаиләләр, урта һәм кече бизнес өчен иске чаралар озайтылырга яки яңалары  гамәлгә кертелергә мөмкин. Шулай ук, экспертлар фаразынча, пенсия түләүдә үзгәрешләр турында яңалыклар булырга мөмкин.

Дәүләт башлыгы, һичшиксез, вакцинация турында да сөйләячәк. Ул инде икесен дә кадаткан һәм башкаларны да үзенең үрнәгенә иярергә чакырачак.


Фикер өстәү