Навальныйны яклап үткәрелгән акциядән соң беренче хөкем карары чыгарылган

Чаллыда Алексей Навальныйны яклап үткәрелгән гыйнвар ае акциясеннән соң Россиядә беренче җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылган.

Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүче ир-ат, халык арасында чуалышларга өндәүдә гаепле дип танылып, алты айга иреген чикләүгә хөкем ителгән. Суд карары нигезендә, аңа массакүләм чаралар үткәрелә торган урыннарда булырга ярамый. Моннан тыш ул аена бер тапкыр УФСИНның Автозавод районы буенча филиалында  күренеп китәргә, яшәү, эшләү, уку урынын үзгәртмәскә, шәһәрдән читкә чыкмаска тиеш.

Сүз уңаеннан, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы республикада яшәүчеләрне килештерелмәгән акцияләрдә катнашудан баш тартырга, шулай ук, коронавирус инфекциясенә бәйле чикләүләрнең гамәлдә булуы сәбәпле, митинглар үткәрү урыннарына бармаска чакыра. Кисәтү Алексей Навальный тарафдарларының 21 апрель көнне бөтен ил күләмендә митинглар үткәрү турында белдерүләреннән соң пәйда булды.

 


Фикер өстәү