Хәлсезлек куркытмасын: Татарстанда 201236 кеше вакцина кадаткан

Ясатыргамы, ясатмаскамы? Коронавирустан вакцина барлыкка килгәч үк,  күпләр үзенә бу сорауны бер генә түгел, берничә тапкыр биргәндер инде. Шикләнгәннәре уйлана, тәвәккәлләре ясата. Татарстанда прививка кадатучылар саны 200 меңнән артып киткән. Ялларда 3471 кеше прививка кадаткан. Вакцина ясату өчен 153 пункт эшли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та коронавирустан вакцина ясатуын әйтте. Дөрес, республика җитәкчесе нинди вакцина сайлавын сер итеп калдырды. Россиядә җитештерелгәннәрнең берсе булуы гына хак. Хөкүмәт йортында узган «шимбә киңәшмәсе»ндә ул Татарстандагы вазгыятькә бәя бирде.

– Тотрыклы киеренке вазгыять саклана. Үсеш темпы 0,16 процентны тәшкил итә, әмма вирус беркая да китмәде әле. Статистика да начар түгел. Тик бернинди дә «йомшаклыклар» турында сүз була алмый, – диде ул.

Ул вакцинациянең һәркемгә кирәк булуын искәртте. «Кемдер инде авырган, кемдер юк. Менә министр (сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. – Ред.) чирләде, аның да антитәнчекләре кими. Вакцина һәркемгә кирәк. Безнең Президент (Владимир Путин. – Ред.) прививка ясатты. Мин дә ясаттым. Барысы да яхшы бит, сезнең алда утырам менә», – диде Президент.

Аермасы нидә?

Шушы көннәрдә Татарстанга «ЭпиВакКорона» вакцинасының беренче партиясе кайтарылды. Әллә ни күп түгел – 3 мең тирәсе. Аны республиканың зур шәһәрләре – Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт арасында бүлгәннәр.

«Спутник V» белән «ЭпиВакКорона»ның аермасы нидә соң? Иң элек аларның составына игътибар итәргә кирәк. Алар төрле. «Спутник V» составында аденовирус бар. Ул иммун күзәнәкләргә вирусның зәгыйфь, үрчи алмый торган өлешен ирештерә. «ЭпиВакКорона»да исә синтетик аксымнар бар. Вирус шулар аша күзәнәккә үтеп керә. «Спутник V» компонентлары кеше организмына – 21, ә «ЭпиВакКорона»ныкы 14–21 көн аерма белән кертелә.

Ике вакцинаның да уртаклыгы бер – аларны кадаткач, организмда антитәнчекләр барлыкка килә һәм коронавируска иммунитет формалаша.

Хәлсезлек куркытмасын

Камал театрының бер төркем артистының вакцинация узулары турында бер хәбәр иткән идек инде. Алар арасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов та бар. Вакцинаның ике дозасын да кадаткан артистка хәл белешеп шалтыраттык.

– Урамда йөрим әле. Хәлләрем бик әйбәт. Бу авыру безгә эләкмәс дип уйлыйлар күпләр. Каһәр суккан авыру ул! Үз башыннан кичергәннәр әллә нинди нәтиҗәләре турында сөйли бит. Вакцина ясатырга кирәк, – диде ул. – Күп илләрдә вакцина юк. Халык кырыла. Бездә бар бит, ясатып калырга кирәк. Үзеңне дә, туганнарыңны да саклыйсың. «100гә җитәргә җыенасыңмы әллә?» – дип сорыйлар. Хикмәт 100гә җитүдә түгел, ә сәламәт килеш биргән гомереңне яшәп үлүдә. Безнең халык прививка ясатсын иде. Миңа ясаганда, берни сизелмәде. «Әллә инде су гына кададыгызмы?» – дип шаярттым. Барысы да яхшы булды, хәзер курыкмыйча йөрим.

«Үләсе килми әле, бәгърем!»ди Балык Бистәсе районындагы Казаклар Чаллысы авылыннан 81 яшьлек Анна Кузьмина. Яшәү теләгенең көчле булуы 15 апрельдә вакцинаның беренче дозасын алырга этәргеч биргән.

– Без узган елны авырып алдык бит. Гаиләдә дүртәү без, өчебез чирләде. Үзем хастаханәдә дә яттым. Үпкәмнең яртысыннан артыгы зарарланган иде. Әле моңа өстәп бүтән чирләрем дә бар… Иптәшемнең үпкәсе 25 процент зарарланган булып чыкты. Шөкер, савыктык. Шунда ук: «Вакцина уйлап тапсалар, аны-моны уйламабыз, кадатыр идек», – дип ниятләдек. Прививканы бик көттек без, – дип сөйләде ул. – Шартлар булгач, ни өчен ясатмаска? Иң беренчеләрдән булып ясаттык. Шикләнмәдек түгел, бераз булды. Әмма барысы да яхшы узды. Ирем вакцина кадатканның беренче көнендә берни дә тоймады. Икенче көнне генә хәле бетеп алды. 21 көннән икенче дозаны алачакбыз. Кадатачакбыз, үләсе килми әле!

– Без көзен үк авырып алдык. Антитәнчекләр калмаган инде, – ди Екатерина Артамонова. – Әни, каената, каенана прививка ясатты. Минем әле һаман вакытым җитми. Хроник авыруларым да бар, шуңа куркам, организм ничек җавап бирер бит. Беренче доза вакцинадан соң аларның бераз хәлсезлек булып алды, икенчесен ясаткач, өч көн дигәндә барысы да яхшырды.

Казаннан Игорь әйтүенчә, укол ясаткан урын гына бераз сызлап торган. Организмында башка төрле үзгәрешләр күзәтелмәгән.

Вакцинаны кемдер үзен кайгырту, гаиләсен саклау максатыннан кадата. Ә кемдер хыялында йөрткән сәяхәтенә бару өчен ясата.

– Прививка ясатыргамы-юкмы икәнен һәркем үзе хәл итсен иде. Мин күптәннән сәяхәткә чыгарга җыенам, шуңа да вакцина кадатырга булдым. Чит илдән чир ияртеп кайтасым килми. Вокзал, аэропорт, самолетларда ни генә, кем генә булмас. «Спутник V»ны сайладым. Якшәмбе кадаттым. Таныш-белешләрем дә шул вакцинаны кадаткан икән. Җиңел кичергәннәр. Мин исә хәлсезлек кичерәм, температура да күтәрелеп алды. Әмма моны минем организмның вакцинага җавабы дип кабул итәм. Ул исә һәркемдә төрлечә була ала, – диде Александра Додорина.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү