Донор Ландыш: «Кан биргәндә, үземне бәхетле тоям»

Кан бирү җан бирү түгел. Әмма башка берәүнең гомерен саклап калу өчен үзеңнең бер өлешең белән бүлешү, бүтәннәргә яшәү мөмкинлеге бирү мәрхәмәтле адым. Казаннан Ландыш Шәйхетдинова бу игелекле гамәлен даими башкара. Аның белән Илкүләм донор көне уңаеннан сөйләштек.

Беренче мәртәбә кан бирергә нәрсә этәрде?

– Миндә – өченче кан төркеме. Студент чорында – 2004 елда беренче тапкыр кан бирдем. Шуннан китте инде. Дөрес, 2017 елга кадәр кан бирми тордым. Аннан соң танышым бер вакыйга сөйләде. Дусты бик сирәк очрый торган канга мохтаҗ чакта бу аңа донор булган. Күңелемә кереп калды шул. «Кан биреп карасаң ярый инде», – дип уйлап куйдым. Бәхеткә, бер дус кызым шул көннәрдә кан бирергә ниятләде. Мине дә үзе белән чакырды. Бу вакытта гадәти кан тапшырдым. Минем канда тромбоцитлар күрсәткече югары. Хәзер мине тромбоцитлар доноры буларак күбрәк чакыралар. 25 тапкыр кан бирдем. Шулар арасыннан 3 тапкыр плазма, 14 тапкыр кан күзәнәкләре тапшырдым. Күпчелеген акча өчен дә түгел, ярдәм итү максатыннан бирдем.

Якын кешеләрегез бу адымыгызны ничек кабул итте?

– Ирем тыныч карый. Әни борчыла менә. Еш бирәсең, ди. Тромбоцитлар доноры, башка донорлардан аермалы буларак, айга бер кан тапшыра ала.

Кан биргәндә, игелекле гамәл кылам дигән хис уянамы?

– Миңа табиблар мөрәҗәгать белән шалтыратканда, үземне бәхетле тоям. Димәк, мин башка кешеләргә файдалы була алам, ниндидер ярдәмем тия! Шул хис мине хастаханәгә илтә. Минем каным башка кешегә яшәргә булыша икән, бу мине рухи яктан тулыландыра, баета. Аллаһыма рәхмәт кенә әйтәм. Венадан энәне алгач та, авырлык кичермим, кан басымым да төшми. Яхшы мәгънәдә әйткәндә, мин – шул хисләр «наркоманы».

Кан биргәннән соң ничек тернәкләнәсез, хәл җыясыз соң?

Тромбоцитлар доноры кан бирүдә озаграк ята. Якынча 1 сәгать тә 10 минут тирәсе. Әйткәнемчә, кан тапшыргач, хәлсезләнү, баш әйләнүләр кичермим. Табиб киңәшләрен истә тотам. Бу көнне спорт белән шөгыльләнмим. Махсус донорлар диетасын тотам. Кан биргәннән соң сөт ризыклары ашыйм.

Мин дә кан бирергә телим, ди. Иң элек нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

– «Инстаграм» битемә һәр кан биргән көнемне тасвирлап, фотосурәт белән белән урнаштырып барам. Шул рәвешле башкаларны да бу игелекле адымга өндим. Моның әһәмиятле икәнен аңлатам. «Ландыш, кан бирү авырттырамы? «Ничек донор булырга?», «Нишләргә?» дип күп сораулар калдыралар. Киңәшем шул: кан бирүгә бәйле мәгълүматны тирәнтен өйрәнергә кирәк. Бөтен очракта да донор булырга ярамый, аның махсус кагыйдәләре бар.

Кан бирергә җыенсаң, нишләргә?

18–45 яшьлек теләсә кайсы сәламәт кеше донор була ала. Кан тапшыру өчен минималь авырлык – 50 кг.

Казанда МКДЦ, ДРКБ, Росплазма, Кан үзәкләрендә кан тапшыру мөмкин.

Хәлсезлек сизсәгез, кан бирергә килмәгез. Донациягә кадәр бер сәгать кала тәмәке тарту тыела. Хәмерне дә 48 сәгать кала кулланырга ярамый. Кан бирер алдыннан җиңелчә генә иртәнге аш ашап, йокыгызны туйдырыгыз. Майлы ризыклар ашаудан тыелып торыгыз. Кан оешуын начарайта торган дарулар кулланмагыз.

Кан биргәннән соң нишләргә?

10–15 минут тыныч кына утырып торыгыз, хәлегез яхшы икән, баллы чәй эчеп куегыз. Башыгыз әйләнсә, медицина хезмәткәренә бу хакта әйтегез. Ярдәм итүнең иң гади ысулы – ятарга, аякны башта югарырак күтәрергә яисә утырып, башны тез арасына төшерергә. Физик эш, спорт белән шөгыльләнми торыгыз. Кан биргәннән соң 2 көн дәвамында яхшылап тукланыгыз, күп итеп су эчегез.

САН

Ел саен Россиядә миллион ярымнан артык кеше кан салуга мохтаҗ.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү