Дини оешмалар газ өчен азрак түли башлаячаклар

Дини оешмалар инде апрель аенда ук газ өчен кимрәк түлиячәк. Хәзер алар гади кулланучылар категориясенә тигезләштерелгән. Россия Хөкүмәте агымдагы елның 20 мартында бу җәһәттән тиешле карар кабул иткән.

Исегезгә төшерәбез: газ, аны торбалар аша китерү һәм газ бүлү челтәрләренә тоташтыру тарифлары Хөкүмәт тарафыннан җайга салына. Моңа кадәр мәчетләр һәм чиркәүләр газ өчен сәнәгать объектлары кебек түләп килгән. Ә бит дини оешмалар, кагыйдә буларак, үзләренең иганәчеләре хисабына гына яши. Газга күп акчалар түләү аларга бик авырга туры килә, дигән сүз. Менә хәзер дин әһелләренең тарифны киметү буенча үтенечләрен, ниһаять, ишеткәннәр. Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин кул куйган карар шул хакта сөйли.

Анда, аерым алганда, “әлеге категориягә гыйбадәт кылу, дини җыелышлар үткәрү өчен билгеләнгән объектларда көнкүреш ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен электр яки җылылык энергиясен җитештерү максатында үзләренең милек хокукындагы котельняларда файдалану өчен газ сатып алучы дини оешмалар керә”, – диелгән.

Әмма бу үзгәрешләр, билгеләнгән тәртиптә теркәлеп, коммерциясез дини оешма сыйфатында эшчәнлек алып баручы оешмаларга гына кагыла. Төбәктә газ сату буенча төп оешма – “Газпром межрегионгаз Казань” акционерлык җәмгыяте Хөкүмәт карарын шундук үтәүгә кабул иткән. Апрель аенда дини оешмалар кулланылган газ өчен халык өчен билгеләнгән бәядән түлиячәк. Түләү вакыты һәм тәртибе элеккечә кала.

Республикада кулланучылар арасында “Дини оешмалар” категориясенә 928 оешма керә. Алар барлыгы 1108 газ белән тәэмин итү объектына ия. 145 дини объектның оештыру-хокукый формасы – башкача. Хөкүмәтнең март ае карары аларга кагылмый

 


Фикер өстәү