Репетитордан файда бармы?

 Югары сыйныфта укучыларның әти-әниләре репетитор өчен  ай саен 14 мең сум акча түгә. SuperJob сервисы уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, гаиләләрнең 43 проценты репетитор яллый. Түләп укудан файда бармы? Без репетиторлар, әти-әниләр белән шул хакта сөйләштек.

Сораштыруда илнең төрле төбәкләреннән 3 мең кеше катнашкан. Югарырак сыйныфта укыган саен, шәхси дәресләр алу кыйммәткәрәк төшә. 7–8 сыйныфта укучыларга репетиторлар  күбрәк инглиз теле, алгебра, геометрия, рус телен өйрәнү өчен кирәк. Бу – атнага уртача 3 мең сум тирәсе дигән сүз. 9–11 нче сыйныфларда  имтиханнарга әзерләнгәч,  чыгымнар да арта бара. Атнага 3000–3500 сум акча түлиләр икән. Казанда репетиторларның  бер дәресе 300–1500 сум тирәсе тора.

– Мин 3 балага математика фәнен өйрәтәм, артыгын алып булмый. Моның өчен вакыт та, көч тә кирәк. Мәктәптән болай да сыгылган лимон кебек кайтам. Комсыз түгелмен. Шул ук вакытта яшь укытучы да әле бит мин. Әти-әниләр өчен тәҗрибә, стаж да мөһим. 1,5 сәгать өчен 600 сум акча сорыйм. Айга 10000 сум өстәмә табыш керә. Бу – минем өчен ярыйсы гына акча, – ди Казан мәктәпләренең берсендә укытучы Гөлшат Хафизова.  – Хәзерге укучыларның укуга карашлары башка. Сыйныфта 26 укучы булса, шуларның биш-алтысында гына фәнгә карата кызыксыну бар. Югыйсә хәзер интернетта да материаллар күп. Бушлай видеолар, презентацияләр карап та тестлар, мәсьәләләр чишәргә була. Моның өчен теләк кенә кирәк. Тик менә ул җитми. Күбесенең кумирлары  – блогерлар, тиктокерлар, алар да шуңа омтыла. Уку балаларга түгел, әти-әниләргә кирәк. Шуңа күрә репетитор эзлиләр дә инде. Бер караганда, балага аерым аңлатканда, ул барысын да җиңел өйрәнә. Аңламаганын кабат сорый. Икенче яктан, чыгымнар әти-әниләрнең кесәсенә суга. Әгәр дәрестә тыңлап утырсалар, репетитор  кирәк тә булмас иде.

Казанда яшәүче Люция Шәрәфиева бер фән өчен репетиторга 4800 сум түли. Фәннәр саны күбрәк булган саен, кесә ягы да такырая.

– Баланың тырышлыгы булса,  түләүле дәресләр алырга кирәк. Булмаса, репетитор яллаудан мәгънә юк. Улым Әмир атнага ике тапкыр инглиз теленнән  репетиторга йөри. Укытучысы кызыксынып өйрәтә, улым да бик сөенеп кайта. Менә шулай булганда, акча җилгә очмый, – ди ул.

Репетиторның кирәге юк,  диюче әти-әниләр дә юк түгел. Бишәр бала үстереп, бер тапкыр да репетитор ялламаганнар бар. Андыйлар, үз башлары бар, ярдәмне читтән көтмәсеннәр, мәктәп нәрсә өчен ул, диләр.

– Кызым Ләйсән Казандагы 2 нче гимназиядә укый. Быел 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Театр училищесына  укырга керергә җыена. Репетитор өчен бер тиен дә түккән булмады, – ди Гөлнур Юнысова.

Авыл җирендә яшәүче әти-әниләр әйтүенчә, авыл баласының да яхшы вузга укырга керәсе килә. Шуңа күрә репетитор яллыйбыз, диләр. Репетиторларны күбрәк  таныш-белешләре аша эзләп табалар икән. Авылда сәгатенә 300–400 сум түлиләр.

– Әти-әни баласын безгә рәхәттән, акчасы ташып торганга йөртми. Ерак авыллардан китерәләр хәтта. Күбесе: «Зинһар, улым яки кызымны БДИга әзерлә инде, медицина вузына  укырга керәсе бар бит», – дип ялвара. Йә миңа абыйлары, апалары  йөргән була. Ничек каршы киләсең инде? Бер укучымның да түләүсез бүлеккә кермичә калганы юк. Димәк, репетитор эшем юкка китми,  – диде  район үзәгендә белем бирүче, исемен күрсәтергә теләмәгән мөгаллимә. – Үз мәктәбемдә укучыларны БДИга дәрестән  соң бушлай  әзерлим. Химиядән сәгатьләр саны аз. Атнага 14 дәрес.  Шуңа күрә репетиторлык белән шөгыльләнергә туры килә. Шунысы гаҗәп: кечкенә авыл мәктәпләреннән  йөрүче балалар имтиханнарны бик югары балларга тапшыра. Соңгы вакытта ерактан кадәр китермәс өчен, онлайн дәресләр уздыра башладым. Репетиторлык хезмәте – үзем өчен  дә  бер үсеш баскычы. Укучыларым төрле сораулар бирә, барысына да җавап бирергә кирәк. Бик күп укырга туры килә. Минемчә, шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк, авылда репетиторлар бик кирәк. Хәзер авылда да  ике укытучының берсе  шәхси дәресләр бирә. Бу яшерен-батырын түгел.

Югары Ослан районының Матюшино мәктәбе директоры Римма Шәрәфиева әйтүенчә, авылда репетиторлык белән шөгыльләнүче юк.

– Авылда эш юк, әти-әнинең болай да акчасы җитми. Аларга  түләүле дәресләр  оештырып булмый бит инде. Мәктәптә репетиторлык белән шөгыльләнергә ярамый. Безнең укытучылар үзләре төпле белем бирә. Имтиханнарга әзерләнү өчен өстәмә дәресләр уздырабыз. Безгә Югары Осланнан бер укучы килеп укый. Ул хәрби табиб булырга, Санкт-Петербург университетына укырга керергә җыена. Шуңа күрә күп елардан бирле химия, биологиядән репетиторга йөри. Бердәнбер шул бала гына  бар, – ди Римма Шәрәфиева.

 

Җәүдәт Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды генераль директоры:

– Бер генә әти-әни дә баласына акчасы күптән репетитор ялламый. Димәк, мәктәпләр кирәкле дәрәҗәдә белем бирми булып чыга. Репетиторларга рәхмәт кенә әйтеп була. Әгәр төп эшләрендә хезмәт хаклары әйбәт булса, өстәмә эш алмаслар иде. Укытучылар үз укучыларына репетитор булып ялланса, бу матур түгел инде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү