Данис Зарипов: «Әле уйнап туймадым»

«Ак барс»ның 40 яшьлек капитаны карьерасын төгәлләргә җыенмый. Өч мәртәбә дөнья чемпионы булып танылган, биш тапкыр Гагарин Кубогын откан Данис Зарипов Казан клубыннан яңа тәкъдим көтә. Бу хакта ул “Спорт-Экспресс” газетасы хәбәрчесенә әйткән.

Тәҗрибәле хоккейчы әйтүенчә, “Авангард”ка оттыру аның карьерасында иң авыр җиңелүләрнең берсе булган. “Җиденче матчның овертаймында үз тамашачың алдында җиңелү бик авыр булды. Әле һаман тынычлана алмыйм, әле дә бик борчылам, – дигән ул. – Әмма карьерамны туктатырга җыенмыйм. Тагын бер сезон уйнар өчен дәрт тә, дәрман да җитәрлек. Гагарин Кубогын тагын бер мәртәбә отасым килә.

Данис Зариповның “Ак барс” белән килешүе 30 апрельдә төгәлләнә. Аннары ул Казан клубыннан яңа тәкъдим булыр дип өметләнә. “Командага файда китерә алырмын дип уйлыйм, – дигән ул. – Чиләбедән чакыралар икән, аларның тәкъдименә дә күз салырмын. Әмма өстенлекне “Ак барс”ка бирәчәкмен”.

Узган сезонда Данис Зарипов даими чемпионатта 35 уенда бозга чыкты. 7 алка кертте һәм 16 нәтиҗәле пас бирде. Плэй-оффта ул 5 матчта чыгыш ясады һәм бер очко да җыя алмады.


Фикер өстәү