«Мин үзем дә бит сезнең кесәләрне йомык күзләр белән тентедем…»

Социаль челтәрләр, алардагы мәгълүмат турында төрле кешедә төрле фикер. Кемнәрдер аларны чүп чиләге, анда юньле әйбер юк дип санаса, бүген инде бөтен тормышын шушы челтәрләр аша алып баручылар да бик күп. Андагы яңалыкларга да, киңәш-табышларга да йөз процент ышанып бетәргә ярамый, диләр. Кайсы чын, кайсы ялган икән дип баш ватасы юк, андыйларны ышанычлы чыганаклардан укырга, карарга гына кирәк. Көннәр буе «кайнап» торган әлеге мәгълүмат кырыннан бик тә гыйбрәтле, хикмәтле язмалар да килеп ирешә. Бигрәк тә хикмәтлеләрен, күңел кылларын тибрәтә торганнарын мин дә, укып уйланыгыз әле дип, таныш-белешләргә җибәрәм.

Күптән түгел «ватсап» төркеме аша танышым җибәргән гыйбрәтле язманы да, татарчага тәрҗемә итеп, башкалар белән бүлештем. Сез дә укып уйланыгыз әле. Язманың кыскача эчтәлеге болай: берәү урам буйлап барганда, кешеләр арасыннан башлангычта укыткан өлкән яшьтәге укытучысын танып ала. Бара, исәнләшә, «Мин – сезнең элекке укучыгыз, хәтерлисезме?» – дип сорый. Хәтерләмиме соң инде укытучы?! «Мин сине өченче сыйныф укучысы итеп хәтерлим», – ди ул. Һәм элекке укучысының хәзер кем булып эшләве, кайда яшәве белән кызыксына. Баксаң, укучысы да укытучы һөнәрен сайлаган икән. «Бу һөнәрне сайлавыма сез сәбәпче булдыгыз», – ди ул. Өлкән укытучы кызыксына: «Кайсы гамәлем белән шулай сәбәпче булдым соң?» Элекке укучысы сөйли:

– Берчакны сыйныфташыма әти-әниләре бик матур сәгать бүләк иткән иде. Ул аны мәктәпкә тагып килде. Нәрсәгәдер, бераздан салды да парта астына куйды. Ә мин, беркем күрмәгәндә, бардым да ул сәгатьне алдым. Сәгате югалганын белгәч, сыйныфташым, елап, сезгә әйтте. Ә сез башта: «Балалар, кем алган булса да, сәгатьне иясенә кайтарып бирегез», – дидегез. Бик оят булса да, минем ул сәгатьне бирәсем килмәде. «Ул миндә», – дип әйтә алмадым. Шунда сез бөтенебезне стена буена тездегез дә: «Балалар, мин сезнең кесәләрнегезне карарга мәҗбүр булам. Күзләрегезне йомыгыз», – дидегез. Үз гомеремдә иң оятлы минутлар иде бу. Менә сез бер укучыдан икенчесенә, бер кесәдән икенчесенә күчә-күчә, миңа килеп җиттегез. Минем кесәдән сәгатьне алдыгыз да, берни булмагандай, калган кесәләрне карауны дәвам иттегез. Азактан: “Балалар, күзләрегезне ачыгыз”, – дидегез дә сәгатьне иясенә кайтардыгыз. Мине карак дип тә, алдакчы дип тә әрләмәдегез, аерым үземә генә дә берни әйтмәдегез. Күп еллар үткәч тә, сезнең шул чактагы гамәлегезгә, характеры формалашып бетмәгән баланың язмышын җимермим, намусын каралтмыйм дип эшләгән шушы адымыгызга сокланып, укытучы булырга карар кылдым. Сезнең кебек, балалар тәрбиялисем килде…

Бу хатирәдән соң икесе дә тынып кала. Шунда элекке укучы тагын сорау бирә: «Мине күргәч тә, бу вакыйга исегезгә төшмәдемени?» – ди. Укытучысы исә: «Мин үзем дә бит сезнең кесәләрне йомык күзләр белән тентедем», – дип җавап бирә…

Бу язманы укыган кешеләрдән: «Елаттың, күңелләрне әллә нишләтте бу язма», – диючеләр шактый булды. Уйлый белгән кешегә, билгеле…

Менә тагын шундый бер хикәят. Бервакыт бер авылга зирәк карт килә һәм шунда төпләнеп кала. Ул балаларны бик ярата һәм гел бүләкләр бирә. Әмма ул биргән әйберләр бик тиз ватыла торган була. Юньләп уйнарга да өлгермәгән уенчыкларының ватылуын күреп, балалар бик борчылган. Аптырагач, әти-әниләр бу кешедән нигә шундый уенчыклар бирүе белән кызыксынган. Ә ул хикмәт белән елмаеп: «Килер бер көн, кемнәрдер аларга үзенең йөрәген бүләк итәр. Бәлки менә шушы уенчыкларның бик тиз ватылуы аларны киләчәктә әлеге кадерле, кыйммәтле бүләк белән бераз булса да саграк булырга өйрәтер», – дигән…

…Хикмәт янәшәдә генә. Күрергә, аңларга өйрәник…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү